Баулыда яшәүчеләр махсус операция хәрбиләре өчен 15 килограмм өй токмачы әзерләгән

Баулы районы халкы махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Район авылларында өмәләргә җыелып токмач кисәләр. Кызылъяр авылы халкы да игелекле эштән читтә калмаган. Мәктәп ашханәсендә токмач кискәннәр һәм сохари киптергәннәр. Йомырка белән онны авыл халкы өйдән алып килгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Бу көннәрдә әзерләнгән токмач һәм сохари башка гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Өмәдә катнашучылар барлыгы 15 килограммнан артык токмач кискән һәм ун ипидән сохари ясаган.

«Бүген 80 йомыркадан токмач бастык. Кичә район мәгариф бүлеге башлыгы Дарина Зәйтүн кызы да безгә бик теләп кушылды», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова. «Барыбызда бер теләк – тизрәк Җирдә тынычлык булсын, - ди татар теле укытучысы Гүзәл Җиһангәрәева. - Токмач кисү эшен тиз оештырдык. Бөтен коллектив белән актив катнашабыз. Хәрбиләргә даими рәвештә ярдәм итәргә тырышабыз».

Укытучы сөйләвенчә, укучылар да бу эштә актив катнаша. Алар хатлар яза, окоп шәмнәре ясарга булыша. «Әйе, укучыларыбыз да бу эштән читтә калмады. Алар эчтәлекле хатлар язды, егетләребезгә иң изге теләкләрен юллады», — ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Хисамова.

Кызылъяр авылында Фәнис Яруллин музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина әйтүенчә, мәктәп, мәдәният йорты, музей хезмәткәрләре оешкан рәвештә эшли, уртак өмәләр һәм чаралар үткәрә.

Токмач кисү өмәсе берничә көн дәвамында үткәрелүгә карамастан, мәдәният хезмәткәрләре көн саен игелекле эшкә кушылырга вакыт тапты.

«Без бу эшкә бик теләп кушылдык. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Авыл халкы белән бергә гуманитар ярдәм җыябыз, мәрхәмәтле эшләрдә теләп катнашабыз», - дип сөйләде сәнгать җитәкчесе Ләйсән Минишина.

Материал Индира Сәйфуллина ярдәме белән әзерләнде.

Читайте на 123ru.net