Зәйдә онлайн форматта «Ялчыгол укулары» IX фәнни-гамәли конференциясе булды
Зәйнең 7нче мәктәбендә республика күләмендә оештырылучы «Таҗетдин Ялчыгол укулары» IX фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция эше быел Татарстан шәһәр һәм авыллары мәктәпләрендә белем алучы һәм белем бирүчеләрдән тыш Башкортстанның Туймазы районындагыларның кушылуы белән дә үзенчәлекле булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
«Безнең мәктәп күләмендә башланган бу конференция хәзер республика мәгариф министрлыгы планына кертелеп республика күләм статусында оештырыла. Без шулай ук күрше-тирә республика, төбәкләрнең кушылуына да бик шатбыз. Чөнки ул укучыларга да, педагогларга да үзләрен киңрәк даирәләрдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Быелгы конференциянең беренче этабына 70тән артык эш кабул ителде. Аларның 45е компетентлы белгечләр тарафыннан икенче этапка сайлап алынды», — ди мәктәп директоры Игорь Биканов.
«Ялчыгол укулары» конференциясенә темалар быел илдәге вазгыятьне күз уңында тотып сайлануы белән дә кызыклы иде. Ул илдәге Гаилә елы кысаларында «Проза әсәрләрендә гаилә темасы чагылышы», батырлар, патриотик теманың аеруча калкуланган чорында «Батырлык ул — рухи матурлык» һәм педагоглар өчен «Фәнгә багышланган гомер» темасына багышланды.
Традицион төстә конференция онлайн форматта үткәрелде. Бу исә ерак араларны якынайтырга мөмкинлек бирә.
— Һәр фәнни эшчәнлек баланың, педагогның алга таба үсеше өчен һичшиксез тирән эз калдыра, ул алга тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә стимул бирә. Зәйдә 9нчы тапкыр саф татар телендә фәнни эшләр яклаучыларны бергә туплап, алар эшен бәяләү буенча җитди эш бара. Моның өчен Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары булган педагогларга, иҗади һөнәр ияләренә һәм 7нче мәктәп коллективына рәхмәтлебез. Конференция алга таба да дәвамлы булсын, — диде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Эшләрне бәяләү өчен Зәйнең мәгариф идарәсе белгечләре, татар теле һәм әдәбияты педагоглары, китапханәчеләр, иҗат кешеләреннән торган мәртәбәле жюри билгеләнде. Алар көн дәвамында балалар чыгышларын, презентацияләрне, укытучыларның эшләрен җентекләп күзәтеп бәяләде. Темаларны тулырак ачу өчен катнашучыларга сораулар бирделәр.
«Татар телебезне без менә шулай баларыбызны фәнни эшләргә, бөек шәхесләребез турында өйрәнергә, үз нәсел-нәсабләрендәге лаеклы кешеләрне барлап, алар тормышын өйрәнергә этәрү аша саклап кала алачакбыз, дип саныйм. Чөнки бу эшләрдә укучылар да, педагоглар да эзләнергә мәҗбүр була, татар телебездә үз фикерен матур, камил телдә бәян итәргә өйрәнә. Никадәр күбрәк шушындый чаралар оештыра алсак, аларга никадәр күбрәк яшь буынны җәлеп итсәк, шулкадәр яхшырак», — дип үз фикерен белдерде район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Халидә Харисова.
Укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән эшләр арасында үз төбәге, үз нәселеннән булган кешеләр турында өйрәнеп әзерләнгән темаларның өстенлек итүе аеруча күңелләрне сөендерде. Бу исә яшь буында көчле патриотик хис, үзеңнекеләр белән горурлануның калкулануы турында сөйли. Конференциядә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Азнакай, Актаныш, Нурлат, Сарман, Әлки, Саба, Арча, Башкортстанның Туймазы районы, Зәй районы мәктәпләреннән үзенчәлекле эшләр тыңланды.
Конференция нәтиҗәләренә килгәндә «Проза әсәрләрендә гаилә темасының чагылышы» юнәлеше буенча беренче урын Әлки районыннан Гөлия Шәфигуллинага бирелде. Икенчедә — Азнакай районыннан Зилия Шәфыйкова, өченчедә — Сарман районыннан Камилә Шәйдуллина һәм Актаныш районыннан Румил Нургалиев белән Лиана Фәррахова.
«Батырлык ул — рухи матурлык» юнәлешендә катнашучылар күп булды, шуңа бәйле рәвештә призлы урыннар да күбрәк бирелде. Беренче урынны Әлмәттән Мансур Сәйфиев алды. Икенчедә – Әлмәт районыннан Реназ Шәймәрданов, Азнакай районыннан Иллария Әгъләмова белән Ләйсән Кадыйрова, Зәйдән Ренат Муханов. Өченчедә — Зәйдән Кристина Абрамова, Резедә Седова, Сарман районыннан Әлфинә Габидуллина.