Индонезиянең Россиядәге илчесе республика БРИКСның партнеры булуын әйтте
Индонезияне партнер статусында БРИКСка керергә чакырдылар, Джакарта уңай җавап бирә. Республиканың Мәскәүдәге илчесе Хосе Антонио Морато Тавареш шулай дип белдерде.
«Әйе, без чакыру алдык. Бу уңай. Хәзер без инде БРИКСның партнер иле», - дип белдерде дипломат ТАСС агентлыгына.
Ул Индонезиянең «партнер буларак катнашачагын һәм БРИКС куйган тырышлыкка үз өлешен кертәчәген» әйтте.
- БРИКС – дәүләтара берләшмә, анда тулы хокуклы әгъзалар сыйфатында 10 дәүләт, шулай ук партнерлар статусында дистәдән артык ил керә. Октябрьдә Казанда БРИКСның XVI саммиты узды. Анда, Индонезияне дә кертеп, утыздан артык илнең делегациясе катнашты.