Галимә Флера Ганиева: Татар халык хорына йөрү – гомерлеккә алынырга тиешле эстетик тәрбия

Элек Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында декан урынбасары булып эшләгән, әдәбият кафедрасы профессоры, галимә Флера Ганиева Казан федераль университетының Татар халык хорына йөрү – гомерлеккә алынырга тиешле эстетик тәрбия дип саный. Бу хакта ул Казан университетының ачылуына 220 ел тулу, 1967 елдан башлап хорның нигезен тәшкил иткән – Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан уздырылган концертта әйтте.

«Без, укытучылар гына буйсындырып, күнектереп бетерә алмаган тәрбиягә хорда студентларны дисциплинага нәкъ менә Ирнис абый өйрәтте. Хорга йөри башлау – биш елга гына түгел, ә гомерлеккә алынырга тиешле эстетик тәрбия икәнлеген аңлатты. Концерт вакытында ветеран-хорчыларының хорның башкару осталыгын ничек күзәтеп, аңлап утырганнарын күрдем. Бу дөньяга Ирнис абый хорына йөргән студентлар гомер буена гашыйк булып, матурлыкны таный белеп яшиләр. Менә бу – гаҗәп тәрбия», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин Татар халык хорын дөньяга таныта, хорчыларга дөньяны таныта. «Йөргән юллары – сәнгать географиясе, алган исемнәре – профессионаллар дәрәҗәсенә омтылу, шул биеклеккә барып җитәргә тырышу... Менә бу дисциплинаның күнекмә булуы, студентларның үз-үзләрен тәрбияләү икәнлегенә шундый мисал», – диде Флера Ганиева.

«Хәзерге технология чорында эстетик, рухи тәрбия кирәклеген, аның даими булырга тиешлеген Ирнис Рәхимуллин студентларга гына түгел, университет җитәкчеләренә дә дәлилләп, исбатлап яши. Ул – чын мәгънәсендә студентларның, татар җәмәгатьчелегенең хор дөньясына бәйле булган халыкларның остазы, лаеклы, дәрәҗәле кешесе. Үз кадерен белеп бетерә микән? Аны шулкадәр кадерләргә, сакларга кирәклеген хорга йөрүчеләр дә, хорга мөнәсәбәте булганнар да бик бәяли», – дип исәпли әдәбият галиме.

Флера Ганиева Ирнис Рәхимуллинның һәрчак шул дәрәҗәдә үзен тәрбияләгән, үзен-үзе кеше иткән һәм кешеләрне яраткан, үзен дә яраттыра белгән шәхес булуын искәртте.

«Мине ул хорның махсус үзенә генә багышланган деканы дип саный иде. Мәсәлән, ул миннән теге яки бу студентның хор репетициясенә килмәве, йөрми башлавы турында сорап, ни өчен студентлар башка факультетлардан да йөрми, дип таләп итә, шулай тиеш дип саный иде. Студентларның дәрес вакыты туры килсә: «Нинди дәрес ул хор вакытында?» – дип гаҗәпләнеп әйтүе хәтердә. Менә шул дәрәҗәдә эчкерсез, үз эшенә ихлас бирелгән кеше! Шул сыйфатлары белән мине дә ул гомер буе сокландыра. Рәхмәт аңа!» – диде ул.

«1957-1962 елларда Казан дәүләт университетында укыган вакытта хор, театр, бию түгәрәкләре эшли иде. Ләкин алар бары тик түгәрәк кенә – кыска вакытка оештырылган коллективлар иде. Чөнки җитәкчеләр, мәсәлән, хор түгәрәгенең җитәкчеләре – консерватория студентлары – гел алмашынып торды. Бу – аларның уку вакыты белән дә бәйле иде. Ә менә Ирнис абый – Татар дәүләт опера һәм балет театрының хормейстеры булып эшли башлаган вакытта безгә килгән кеше. Тәҗрибәсен һәм шундагы мөнәсәбәтне, хорның нәрсә икәнлеген аңлауны, музыканың шушы төрен студентларга аңлатуны максат итеп куйган шәхес ул», – дип аңлатты Флера Ганиева.

Читайте на 123ru.net