Әстерхан өлкәсеннән Зөһрә Аббазова: Татар бүлегендә укып, татар теленә мәхәббәт уянды

Әстерхан өлкәсе Кызан авылы мәктәбенең татар теле һәм инглиз телләре укытучысы Зөһрә Аббазова татар бүлегендә укыган елларын искә алып сөйләде. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан, бүлекне тәмамлаган артистлар белән очрашу кичәсендә әйтте.

«Без югары уку йортына укырга кергән вакытта – 1991 елда туган телне өйрәнү бик популяр иде. Авылыбызга Татарстаннан бер төркем делегация килде. Шулай итеп, без, авыл балалары, студентлар һәм аларның җитәкчесе Гафур абый белән очрашуга бардык. Безгә аларның татар әдәби телендә сөйләшүләре бик ошады. Алар безне үзләренә – Казан университетының татар бүлегенә укырга керергә чакырды. «Килегез, ярдәм итәрбез, укырга керерсез», - диделәр. Шул рәвешле, татар бүлегенә укырга керергә булдык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул рабфакта укуын, аннан соң татар бүлегенә укырга кергәнен әйтте. «Биш ел укыдык. 1997 елда Казан дәүләт университетының татар бүлеген тәмамладым, татар теле укытучысы булып эшли башладым һәм бүгенге көндә дә Әстерхан өлкәсе Кызан авылында татар теле укытучысы булып эшләвемне дәвам итәм. Моннан тыш, рус теле һәм инглиз телләрен укытам», - диде Зөһрә Аббазова.

«Татар бүлеге минем өчен үзенә күрә бер дөнья. Укыган елларны беркайчан да онытмыйм, чөнки яратып укыдык. Татар бүлеге миңа хезмәт, яңа дуслар бирде, татар теленә мәхәббәт уятты. Казанда укыганда бик күп татар шәхесләре белән таныштым, татар театрларына йөрдем, саф әдәби татар теленә дә өйрәндем, әлбәттә. Бүгенге көнгә дә мин татар халкына хезмәт итәм», - диде укытучы.

Аның әйтүенчә, Әстерхан өлкәсе Кызан авылы мәктәбендә бүгенге көндә бер класс татар телен өйрәнә. «Киләчәктә татар телен өйрәнүче укучылар саны артыр дип уйлыйм. Чөнки балаларга татар телен өйрәнү бик ошый, дәресләргә яратып йөриләр. Миңа да аларга татар теле дәресләрен үткәрү күңелемә хуш килә», - диде Зөһрә Аббазова.

Читайте на 123ru.net