Казанда төп чыршы ачылу сәбәпле, «Казан» гаилә үзәге янында хәрәкәт чикләнәчәк

Бүген Казанда «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылу сәбәпле, Сибгать Хәким урамының бер өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Юл 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатьтә кадәр йөрү өчен ябык була.

«Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, 2024 елның 24 декабрендә С.Хәким урамының Декабристлар урамыннан алып Абсәләмов урамына кадәр өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

Читайте на 123ru.net