Казахстанда очкыч һәлакәтендә 32 кеше исән калган, шуларның тугызы – Россиядән
Бүген Казахстанның көнбатышында Актау шәһәреннән ерак түгел һәлакәткә очраган Azerbaijan Airlines компаниясенең Embraer 190 очкычы бортында 62 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, алардан 32 кеше исән калган, шуларның тугызы – Россиядән.