Хәрбиләр махсус маркетплейс аша БПЛА өчен комплектлаучы детальләр сатып ала алачак

Хәрбиләр махсус операция зонасында пилотсыз очучы аппаратлар һәм башка эшләнмәләр җитештерү өчен комплектлаучы детальләрне маркетплейс аша сатып ала алачак.

Россия компонентлар җитештерүчеләре Россия армиясе бүлекчәләре соравы буенча үз продукциясен җибәрә алачак, дип хәбәр итте «Бердәм Россия» үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин.

«Без ПСБ банкы белән берлектә «хәрби маркетплейс» булдырдык. Биредә хәрби хезмәткәр теркәлергә тиеш була: ике факторлы аутентификация уза һәм кәрзингә кирәкле комплектлаучы детальләрне сала. Бүген без сынаулар уздырганнан соң системаны эшләтеп җибәрәбез. Бөтен мәгълүмат яшерен, хәрбиләрнең бернинди шәхси белешмәләре дә ачылмый, чит кеше системага керә алмый», - дип сөйләде Сидякин.

Проект кыска вакыт эчендә ремонт ясау, яңа хәрби эшләнмәләрне модернизацияләү мөмкинлеге бирәчәк.

«Бу эш урыннары һәм монтажлау җиһазлары гына түгел, бу шулай ук басма платалар җитештерү өчен кораллар, эретеп ябыштыру станцияләре һәм башкалар», - диде Пилотсыз системалар һәм технологияләр үзәге идарәсе рәисе Андрей Безруков.

Исегезгә төшерик, «Бердәм Россия» белән «Безнең дөреслек» фонды Пилотсыз системалар үзәге булдырды. Ул БПЛА, элемтә, радиоэлектрон көрәш һәм разведка системалары җитештерү белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнесның 100дән артык вәкилен берләштерә.

Мондый маркетплейсны эшләтеп җибәрү — безнең бүлекчәләрнең сугышка сәләтлелеген арттыру өчен мөһим һәм кирәкле адым, дип саный Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.

«БПЛА һәм башка җиһазлар өчен комплектлаучы детальләрне тиз һәм уңайлы сатып алу мөмкинлеге махсус операция зонасында бик күп бурычларны хәл итә. Без үзебез дә даими рәвештә алгы сызыкка мондый техниканы җибәреп торабыз, шуңа күрә бүгенге көндә моның иң кирәкле ресурс икәнен беләбез. Иң мөһиме, бу система нык сакланган һәм югары конфиденциальлекне тәэмин итә торган булсын», – дип ассызыклады парламентарий.

Моңарчы «Бердәм Россия яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге активисты Саклану министрлыгы белән контракт төзеде. Ул БПЛА операторы буларак махсус хәрби операциягә китте.

«Әлеге карарны мин «Бердәм Россия» гуманитар миссиясе составында Лисичанск шәһәренә барып кайткач кабул иттем. Ул вакытта шәһәр халкы, безнең делегацияне күреп, ярдәм күрсәткән өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. Яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү, Туган илне яклау бик мөһим. Мин шулай ук туганнарымның Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыкларын хәтерлим. Без илебез өчен җаваплы вакытта сынатмаска, ата-бабаларыбызның эшен дәвам итәргә тиеш», - дип йомгаклады активист.

Читайте на 123ru.net