Түбән Новгородта Татарча чыршы бәйрәме булды

21 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе якшәмбе мәктәбенә йөрүче 13 яшькә кадәрге балалар һәм милли-мәдәни автономия активистлары, партнерларының балалары һәм оныклары өчен «Татарча ёлка» бәйрәмен оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә традицион Яңа ел тылсымчыларыннан тыш, үзләренең Кыш бабае һәм Кар кызы да бар иде!

«Бердәм Россия»нең Түбән Новгородтагы Иҗтимагый ярдәм фондына (без анда инде үз кешеләргә әверелдек) кунакчыллыгы, «Түбән Новгородның социаль проектларга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасына һәм аларның Түбән Новгород хакимияте ярдәмендә үткәрелә торган «Ёлки НКО» проектына бәйрәмне уздыруда булышканнары, безгә балаларын йөртүче һәм әлеге дәресләр оештырылсын өчен ничек тырышканыбызны аңлаучы ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Мәдәниятебезне үстерүгә һәм саклауга үз өлешен кертүчеләр, автономия эшчәнлегендә актив катнашырга теләүчеләрнең арта баруы безнең өчен бик тә мөһим», - диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net