Әлфәт Закирҗанов: Исәнбәт «Идегәй»дә татар халкына үз тарихын кайтару бурычын алга куя

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә катнашты. Аның фикеренчә, Нәкый Исәнбәт «Идегәй» трагедиясендә татар халкына үз тарихын кайтару бурычын алга куя.

«Идегәй» трагедиясе Нәкый Исәнбәт иҗатында үзгә урын алып тора. Аның яңалыгы түбәндәгеләр белән аңлатыла: автор ерактагы тарихны сурәтләү аша татар халкына үз тарихын кайтару бурычын алга куя, вакыйга-күренешләрне идеологик кысаларга бәйсез рәвештә ачу омтылышы ясый, сәхнә әдәбиятына өр-яңа геройлар, тарихи шәхесләрнең әдәби образларын алып килә һәм аларны шул чор мохитенә бәйле бөтен каршылыклары белән ача», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, «Идегәй» – Нәкый Исәнбәтнең табышы, аның фаҗигасе шәхес һәм ил фаҗигасе буларак ачыла. «Шәхси мәнфәгать һәм ил-халык өчен җаваплылык мәсьәләсе бу кадәр зур масштабта сурәтләнгәне булмый. Халык дастаныннан алынган герой тарих аша һәркемгә сабак бирә, милли үзаңны уята», - диде филология фәннәре докторы.

«Бөек Ватан сугышы елларында Нәкый Исәнбәт алдагы чор эзләнүләре яңа әдәби-эстетик үзенчәлекләр белән байый. Әдип татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышына зур йогынты ясаган шәхесләрен сурәтләүгә алына. Язучыларның зур күпчелеге халыкны фашизмга каршы көрәшкә туплау, илне саклау, ант итү, геройлар үрнәгендә батырлыкка өндәү, фашизм ерткычлыгын ачу аша үч алырга, азатлык сугышына өндәү рухында иҗат итә», - дип билгеләп үтте Әлфәт Закирҗанов.

Әлфәт Закирҗанов Нәкый Исәнбәт драматургиясе буенча үз нәтиҗәсен тәкъдим итте. «Әдип сәхнә әдәбиятының драма, комедия, трагедия жанрларында уңышлы эшләп, һәрберсендә жанр формаларының яңа сыйфатларын ачуга, эчтәлек һәм форма бөтенлегенә ирешә. Шулай ук, яңа тема-мотивларга мөрәҗәгать итә, аеруча тарихи эчтәлекле пьесалары аша укучы-тамашачыда үз-үзен танып белүгә, туган җиргә, телгә, халыкка хөрмәт һәм горурлык хисе формалаштыруга, тәрбияләүгә хезмәт итә», - диде ул.

«Әдип пьесаларында татар тарихының төрле чорлары чагылыш табып, автор аларны үзе яшәгән дәвер, аның җитди мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә чишә. Исәнбәтнең күпсанлы әсәрләре бербөтен буларак күзалланып, аларда татар халкының тулы яшәеш картинасы күз алдына бастырыла. Пьесалары сюжет-композиция ачыклыгы белән аерылып тора, көнкүреш вакыйгалары аша чор үзенчәлеген, яшәешнең җитди мәсьәләләрен бергәлек-бәйләнештә ачуга килә. Мөһим үзенчәлек булып, пьесаларда автор катнашуы, аның образы тора, ул эчке һәм тышкы каршылыкларда, аларның чишелешендә чагылыш таба», - диде галим.

Галим фикеренчә, Нәкый Исәнбәтнең татар сәхнә әдәбиятында алыштыргысыз урыны бар, ул эчтәлек һәм формага бәйле яңа традицияләргә нигез сала, ә инде «Һиҗрәт», «Портфель», «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Идегәй», «Гөлҗамал», «Муса Җәлил» кебек пьесалары заман сынавын үтеп, бүген дә театр сәхнәләренә менүе, әдип иҗатының заманчылыгы турында сөйли.

Читайте на 123ru.net