Миңнеханов Казанда «Салават Күпере» торак комплексында яңа поликлиника эшенә старт бирде

Бүген «Салават Күпере» торак комплексында Казанның «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасының филиалын ачу тантанасы узды. Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бездә бүген зур вакыйга. Без «Салават күпере»ндә - республика башкаласының яңа торак районында амбулатор-поликлиника үзәге ачабыз. Һәм, әлбәттә, мондый поликлиника комплексы булу бик мөһим иде», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул мондый мөһим һәм кирәкле объектны ачкан төзүчеләргә, проектлаучыларга рәхмәт белдерде.

«Поликлиниканы ачык дип игълан итәм!» - диде Татарстан Рәисе.

«Салават Күпере» торак комплексы – Казанның төньяк-көнбатыш өлешендә төзелә торган заманча комплекс, территориаль яктан Киров районы составына керә. Өлкәннәр өчен поликлиникада ММИ программасы кысаларында амбулатор-поликлиника ярдәменең барлык төрләрен дә күрсәтү планлаштырыла.

Структурада 10 участокка терапия бүлеге, процедуралы профилактика бүлеге, ЭКГ кабинеты, күзәтү бүлмәләре һәм табиблар кабинетлары, тернәкләндерү бүлеге, хатын-кызлар консультациясе каралган. Балалар поликлиникасында 13 педиатрия участогы һәм тар белгечлекләр буенча табиблар – хирург, лор, невролог һ.б. эшен оештыру планлаштырыла. шулай ук УЗИ, рентген, лабораторияләр һәм башкалар эшләячәк.

Моннан тыш, 6 ятакка исәпләнгән көндезге стационар җәелдереләчәк. Бу «Салават Күпере» торак комплексының балаларына комплекслы амбулатор-медицина ярдәме күрсәтүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин елның тәмамлануын «Салават күпере»ндә күптән көтелгән поликлиниканың ачылуы символик мәгънәгә ия дип атады. Ул Рөстәм Миңнехановка объектны ачкан өчен рәхмәт белдерде.

Читайте на 123ru.net