Махсус операция хәрбиләре Яңа ел алдыннан Арча районы укучылары белән очрашты

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа ел алдыннан авылдаш хәрбиләр Равил Саттаров, Рәзил Минһаҗев һәм Динар Гыйльметдинов белән очрашу булды. Хәрби хезмәткәрләр өчесе дә әлеге белем бирү учреждениесендә укып чыккан егетләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Махсус операция катнашучылары мәктәп укучылары белән тормыш турындагы фикерләре белән уртаклашты, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.

Укучыларны спорт яратырга, кыю булып үсәргә өндәделәр, Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдындагы бурыч, армиядә хезмәт итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар якташларын зур кызыксыну, игътибар һәм хөрмәт белән тыңлады.

Мәктәп директоры Илдар Гайнетдинов егетләргә коллектив исеменнән ихлас теләкләр җиткерде. «Без барыбыз да сезгә тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез», - диде ул.

«Илебезне саклаучы авылдашларыбыз, укучыларыбыз белән горурланабыз. Аларга сәламәтлек телибез. Без барыбыз да тынычлык килүне, егетләребез тизрәк өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтуны көтәбез! Шундый батыр егетләр булганда, җиңү һичшиксез безнең кулда булачак!» - дип ышана Түбән Мәтәскә мәктәбе педагог-оештыручысы Халисә Сәгъдиева.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на 123ru.net