«Кукмара итекләре» унынчы-юбилей фестивале була

Иртәгә, 5 гыйнварда, иртәнге сәгать 10да Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре» унынчы – юбилей Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсенең тантаналы ачылышы була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Көн дәвамында катнашучы командалар арасында иҗади һәм спорт ярышлары (шул исәптән киез итек рәвешендәге иң биек курчакка конкурс), киез итекләр, кулдан эшләнгән әйберләр һәм сувенирлар ярминкәсе була. Төп сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, татар эстрадасы артисты Марат Яруллин һәм ZAKARIA фолк-төркеме катнашында концерт оештырыла.

Фестивальдә 8 команда катнаша (һәрберсе ун кешедән тора). Алар Татарстанның Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарын һәм күрше Марий Эл Республикасы данын яклаячак. Катнашучылар арасында шулай ук Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан җыелма командалары да бар.

Читайте на 123ru.net