Франция Казанда БРИКС саммитының уңышлы узуын борчулы сигнал дип атады
Казанда БРИКС саммиты уңышлы узу борчу тудыра. Бу хакта Франция Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Жан-Ноэль Барро Парижда дипломатлар конференциясендә белдерде.
Ул булачак дөнья төзелешендә инициативаны кулдан ычкындырмаска чакырды.
«БРИКСның Казанда узган очрашуының уңышы (анда катнашучыларның киләчәкне күзаллавы уртак булмауга карамастан) – бу без игътибарсыз калдыра алмый торган яңа кисәтү», - диде Франция тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
XVI БРИКС саммиты Казанда октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт делегациясе катнашты, шуларның 20дән артыгы югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.