Сәламәтлек саклау министрлыгы онковакцинаны сынауда мошенниклык очраклары турында кисәтте

Россиядә «Энтеромикс» онковакцинасын сынау белән бәйле мошенниклык очраклары ешайды. Пациентларга клиник тикшеренүләрнең янәсе түләүле булган икенче этабына чакырулар килә. Бу хакта Радиология илкүләм медицина тикшеренү үзәге генераль директоры һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы Андрей Каприн телеграм-каналында язган.

Аның сүзләренчә, явыз ниятле мошенниклар потенциаль корбаннарга телеграмда яза. Хәбәрләр Каприн һәм Илкүләм медицина тикшеренү үзәге хезмәткәрләре исеменнән таратыла.

«Мошенниклар сынауларда катнашу, консультация үткәрү яки янәсе сайлап алу процессын тизләтү өчен акча таләп итә», - дип аңлатты ул.

Белгеч ассызыклаганча, сынауларда катнашу, шулай ук үзәк белгечләре белән очрашу бушлай үткәрелә. Илкүләм медицина тикшеренү үзәге хезмәткәрләре исә беркайчан да катнашучыларга социаль челтәрләр яки мессенджерлар аша язмый һәм шалтыратмый.

«Без пациентларыбызны мошенниклардан яклау өчен бөтен көчебезне куябыз. Уяу булыгыз һәм мәгълүматны рәсми чыганаклар аша гына тикшерегез», — дип өндәде Каприн.

Читайте на 123ru.net