Зәй чиркәүләрендә Раштуа гыйбадәтләре булды
7 гыйнвар төнендә Зәй районы чиркәүләрендә Раштуа гыйбадәтләре узды. Гадәттә гыйбадәт төн җиткәнче башлана, дүрт сәгать чамасы дәвам итә һәм таң атканда тәмамлана. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Изге Троица храмы, гадәттәгечә, зәйлеләр өчен Раштуаны бәйрәм итү үзәгенә әверелде. Гыйбадәт кылуны Әлмәт епархиясенең Зәй районы благочинные Вячеслав атакай башкарды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, шатлык, иминлек, бәхет һәм иман нуры теләде.
«Бу төндә кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен бергә җыелулары аеруча сөендерә», – дип билгеләп үтте Вячеслав атакай.