«Сәфәр» мөселман форумына Россиядән 50 мөселман җыелды
Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгар Ислам Академиясе теләктәшлегендәге дүрт көнлек «Сәфәр» мөселман форумында бөтен Россиядән 50 мөселман катнашты. Болгар ислам академиясендә уза торган проектта Мәскәү, Оренбург, Уфадан һәм Самарадан, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 30 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән гаиләле парлар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сәфәр» форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы. Быел форум «Тәфәккүр» дип атала: анда катнашучылар шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә бик гади, әмма бик мөһим төшенчәләр турында фикер алыша.
Тәфәккүр – ихлас күңелдән дингә ышанган, әхлакый яктан камилләшергә һәм бу эштә башкаларга ярдәм итәргә әзер булган кешенең фикерләү халәте ул.
Форум программасында шулай ук – квестлар, Болгар тыюлыгы буйлап экскурсияләр, яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр.