Зәңгәр күлләр янына килгән өчен QR-код буенча түләү мөмкинлеге барлыкка килде

Казанның «Зәңгәр күлләр» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигать территориясенә килгән өчен QR-код ярдәмендә түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

QR-кодлар тыюлыкның бөтен территориясендәге мәгълүмати аншлагларда урнаштырылган. Җыелган акча табигать территориясен саклауга юнәлдереләчәк.

Пенсионерлар, балалар, инвалидлар, сугыш хәрәкәте ветераннары, хезмәт бурычларын үтәгән вакытта хакимият органнарының вазифаи затлары, җир, урман участокларының милекчеләре һәм арендаторлары, хайваннар дөньясыннан файдаланучылар, фәнни оешма хезмәткәрләре, шулай ук линия объектларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче персонал Зәңгәр күлләргә бушлай килә ала.

Зәңгәр күлләр – Татарстанда кеше иң күп була торган урыннарның берсе. Көн саен биредә меңнән артык кеше була. Аеруча саклана торган табигать территориясенә килгән өчен түләү узган елның декабрендә расланды, ул 100 сум күләмендә билгеләнде.

Читайте на 123ru.net