Синоптик Тишковец быелгы кыш аномаль җылы булачак дип белдерде
Быел ил территориясенең зур өлешендә чын кыш булмаячак, ә яз вакытыннан алда киләчәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец telegram-каналында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
«2025 ел аномаль җылы һава торышы белән гаҗәпкә калдыра, температураның климатик нормадан тайпылышы 4-9, урыны белән 12 градуска җитә. Уртача һава температурасы сезон ахырына кадәр нормадан югары булачак», - дип язган ул.
Аның сүзләренчә, мисал өчен, Мәскәүдә ул күпьеллык күрсәткечләрне 5 градуска узып китәчәк. Шул ук вакытта, көчле бураннар булмаячак, кыска вакытка гына суытып алачак.
Синоптик билгеләп үткәнчә, мартның аномаль җылы булачагы турындагы фараз иртә язга ишарәли. Бу айда уртача айлык температура нормадан 4 градуска югары булыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, апрельдә дә гадәттәгедән 3 градуска җылы булачак.
Тишковец һава торышы аномалияләрен «Эль-Ниньо» күренеше һәм глобаль җылыну белән бәйли.