11 гыйнвардан Казанның Вознесение тракты буенча хәрәкәт түләүле булачак

Вознесение тракты компания-концессионеры, «Оптима-Технологии» ҖЧҖ юлны түләүле режимда файдалануга тапшырырга әзер. Вознесение тракты «Ирекле агым» барьерсыз системасы белән җиһазландырылган, шуның ярдәмендә машина йөртүчеләр трассаны тукталышларсыз уза, ә юлда барган өчен сәфәрдән соң түли ала. 2025 елның 11 гыйнварында 23.50 сәгатьтән – трассаның рәсми сайты аша, ә киләчәктә транспондерлар буенча түләп булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Вознесение тракты түләү җыя торган рамкалар белән җиһазландырылган, анда автомобильнең дәүләт номерын терки торган камералар урнаштырылган. Компьютер автомобильнең классын таный һәм юл бәясен исәпли. Ул җиңел автомобильләр өчен 90 сумнан башлана (пик сәгатьләрендә – 150 сум). Калган транспорт чаралары өчен бәяләр түбәндәгечә: II категориягә караган автомобильләр өчен – 150, III категория өчен – 250, IV категория өчен – 350 сум.

Юлда барган өчен, автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп, трассаның рәсми сайтында сәфәрдән соң 5 көн эчендә түләргә кирәк. Тиздән транспондерлар буенча да түләп булачак, ул юлда барган өчен автомат рәвештә акча алып кала.

Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен 0216 кыска номеры эшли.

Билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен транпсорт хуҗасы ТР Административ хокук бозулар кодексының 5.9 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф күләме җиңел автомобильләр өчен – 1500, йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен 5000 сум тәшкил итә.

Читайте на 123ru.net