«Диңгезе кечкенә, әмма бассейннар бар»: Каспий диңгезе популярлаша бара

«Диңгезе кечкенә, әмма бассейннар бар»: Каспий диңгезе популярлаша бара

Быел җәен Татарстан халкы Каспий диңгезе яры буенча урнашкан Казахстанның Актау курортына күпләп ял итәргә барган. Актауга Казаннан турыдан-туры рейслар май аенда башланган. Ялның уртача озынлыгы 7 төн тәшкил иткән. Ни өчен әлеге курорт популярлашып киткән?

– Россия туристлары ял итәр өчен Актауны сайлаганнар, чөнки анда кадәр озак очасы түгел, Казахстанга керү өчен дә Россия гражданнарына чит ил паспорты кирәкми, шулай ук монда тел белән дә проблема юк, – дип яза «Челнинские известия» порталыннан Юлия Зәйнуллина.

Туристик агентлыкларда билгеләп үтелгәнчә, бу юнәлешне, нигездә, сыйфатлы сервис һәм «барысы да кертелгән» системасына күнеккән кешеләр сайлый. Ниндидер сәбәпләр аркасында чит илләргә бара алмыйча калганнар да Актауга юл тота икән.

Актау чүл җирлегендә урнашкан, шуңа күрә, ял итү өчен, яхшы инфраструктуралы кунакханә сайлау мөһим. Әлбәттә, андый кунакханәнең бәясе арзан булмаячак.

Турагентлык директоры Елена Касимова әйтүенчә, Каспий юнәлешендәге иң популяр булган «барысы да кертелгән» системасы буенча эшләүче 5 йолдызлы «Rixos Water World Aktau» кунакханәсе тора. Монда бик зур территория, һәм балалар өчен күңел ачу зоналары каралган: парк, аквапарклар һ.б. Анда кунаклар ял вакытында күпме тели, шуның кадәр керә ала. Икенче популяр кунакханә – «Holiday Inn Aktau-Seaside». Беренчесендә 2 кешегә ял итү бәясе хәзер 200 меңнән артып китә. Икенчесенә исә – 180 мең сум чыга.

Актау курорт шәһәрендә ял итеп кайтучыларның берсе Ирина ханым Загрубина үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

– Без билетларны кызым белән 200 мең сумга сатып алдык. Актауны сайладык, чөнки минем чит ил паспортымның срогы бетте. Безгә бик ошады. Отель территориясе зур, күңел ачу паркы бар. Бу – балалар белән гаиләләр өчен искиткеч ял. Минемчә, Каспий диңгезендә су коенып булмый – диңгез кечкенә һәм анда күңелсез. Ләкин зур җылы бассейннар бар, анда диңгез суы һәм ясалма дулкыннар бар, – ди Ирина ханым.

Ул билгеләп үткәнчә, кунакханәдә ял итүчеләрнең якынча 60 проценты – Россия гражданнары: Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм башка төбәкләрдән, 40 проценты – казахлар. Казах халкы бик игелекле һәм балаларга бик яхшы мөнәсәбәттә, – дип өстәде ул.

Актауга Казаннан рейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бар, Казаннан белән Актау арасы самолетта 2 сәгатькә якын вакыт тәшкил итә.

Читайте на 123ru.net