Иркә Артурның хәле турында хәбәр итә: «Тернәкләнеп киләбез»

Иркә Артурның хәле турында хәбәр итә: «Тернәкләнеп киләбез»

Иркә махсус операциядә яраланган тормыш иптәше Артурның хәле турында язган.

«Хәерле, имин көннәр, яраткан тамашачым. Рәхмәт сезгә җылы сүзләрегез һәм терәк булганыгыз өчен. Артур буенча күп сораулар килә. Монда гына җавап бирергә булдым. Тернәкләнеп киләбез, барысы да яхшы булачак», — дип яза ул.

Иркәнең махсус операциядәге тормыш иптәше Артур, җитди яраланып, госпитальгә эләккән иде. Иркә исә ирен госпитальгә кайтарган көнне үк аның янәшәсендә булу өчен, Санкт-Петербург шәһәренә очты. Ул операциягә әзерләнүләре турында хәбәр иткән иде. Хәрбигә опреция булган дип аңларга кирәктер.

  • Артур Шабакаев белән Иркәнең сынаулы язмышы турында: «Тормыш дәвам итә»

Читайте на 123ru.net