«Җан өшеткеч картина». Әти кеше идәндә хатынының мәетен һәм сабый баласын таба

Ленинград өлкәсендәге Мурино шәһәрендәге фатирда хатын-кыз мәете табыла. Аның янында сабый бала була. Җан өшеткеч картинаны эштән кайткан әти кеше күрә, дип яза РЕН ТВ.

25 августта гаилә башлыгы өйгә кайта. Ул 2 көнгә эшкә киткән булган. 23 һәм 24 августта хатынына шалтырата, тик җавап булмый. Борчуга калган ир-ат өйгә кайта.

Фатирда ул хатынының мәетен таба. Әни кеше янында идәндә 7 айлык сабый ята.

«Бала исән калган, тик салкын тидергән. Аны ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә китергәннәр. Сабыйның хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр, аның гомеренә куркыныч янамый», – дигән канал чыганагы.

Якынча белешмә буенча, әни кешегә йөрәк өянәге булган. Бу вакытта бала караватында ята. Ләкин аннары ул, караваттан чыгып, идәнгә егыла.

Бу хатын йөкле чакта ук йөрәге белән проблемалар булган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net