Оренбург өлкәсендә самолет һәлакәтендә өч кеше үлгән
Оренбург өлкәсендә өйрәнә торган самолет һәлакәткә очраган. Бу турыда ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, 3 кеше – инструктор һәм 2 курсант һәлак булган. Самолет уку‑өйрәнү очышы ясаган, ул Санкт‑Петербург дәүләт гражданлык авиациясе университетыныкы булган.
Төбәк җитәкчелеге мәрхүмнәрнең гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Урында коткаручылар эшли, диелә хәбәрдә.