Язучылар союзында түгәрәк өстәл: «Чокрый иҗатын аударырга кирәк... хәзерге татар теленә»

Фәннәр Академиясендә Гали Чокрыйның 200 еллыгына багышлап үткәреләчәк фәнни-гамәли конференциянең «репетиция»се Татарстан Язучылар берлегендә үтте. Дөресрәге, бу «Зыялылык шәме» дип аталган түгәрәк өстәл иде.

Катнаштылар: Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан аның директоры Илгиз Халиков, институтның «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәров, Татарстан Язучылар берлегеннән аның рәисе Ркаил Зәйдулла һәм бер төркем язучылар – Вахит Имамов, Зиннур Мансуров һ.б., КФУның журналистика факультеты укытучысы Рәсимә Галиева һәм аның студентлары.

Ркаил Зәйдулла: «Без бүген XIX гасырда яшәгән күренекле татар шагыйре, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, замандашлары белән чагыштырганда, иң күп әдәби мирас калдырган кеше Гали Чокрыйның 200 еллыгы уңаеннан җыелдык. Гали Чокрыйның иҗаты турында сөйләшербез, аның мирасы һәм хәзерге әдәбиятка йогынтысы турында да сүз булыр дип уйлыйм. Быел әле Гали Чокрыйга багышланган конференция дә көтелә – шәхесне зурлап искә алачакбыз».

Илгиз Халиков: «Әлеге мөһим чараны оештырган өчен Язучылар берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үз чыгышымда Гали Чокрый иҗатының академик фәндә өйрәнелү дәрәҗәсенә күз салырга тәкъдим итәм. Әдип иҗатын барлау узган гасырның 20 нче елларында әдәбият галиме Гали Рәхим тарафыннан башланып китә. Ул Газиз Гобәйдуллин белән берлектә язылган «Татар әдәбияты тарихы» фундаменталь хезмәтенең 2 нче басмасында Гали Чокрыйның тәрҗемәи хәле, иҗат мирасы, шигъриятенең төп сәнгати үзенчәлекләре турында әтрафлы яза - шул рәвешле XIX гасыр татар шигъриятен яңа исем белән баетып җибәрә.

Шагыйрь иҗатын фәнни яктан системалы итеп өйрәнү 1950-70 елларда уңышлы дәвам итә, әйтик, Мөхәммәт Гайнуллинның 1957 елда басылган хезмәте Гали Чокрый иҗатын фәнни әйләнешкә кертүдә төп чыганак булып санала. Гали Чокрый иҗаты 1985 елда басылган «Татар әдәби тарихы»ның II томында Мәсгут Гайнетдиновның «Поэзия» һәм Рәфис Әхмәтовның «Гали Чокрый» исемле мәкаләсендә тирәнтен өйрәнелә...

Билгеле ки, Гали Чокрыйның иҗади мирасы һәм тәрҗемәи хәле башкорт галимнәре игътибарыннан да читтә калмый. Башкорт әдәбияты белеменә нигез салучыларның берсе булган Әхнәф Харисов Гали Чокрыйның иҗади мирасының күләмен һәм әһәмиятен беренчеләрдән булып югары бәяли: «Әгәр ул иҗат иткән әсәрләрне бергә тупласаң, аның мирасы Урал һәм Идел буендагы башка шагыйрьләрнең иҗат юлыннан да зуррак булыр иде», дип ассызыклый. Аңлашыла ки, Әхнәф Харисов аның иҗатын башкорт әдәбияты контекстында өйрәнә. 1990 елларда башкорт әдәбиятчысы Миңнегали Нәдерголов Гали Чокрый кулъязмаларын бастыру, башкорт графикасы нигезендә транслитерация ясау белән шөгыльләнә. Галимнең 2025 елда транслитерация ысулы белән төзелгән «Сайланма әсәрләр» хезмәте басылып чыга.

Шулай да, фәнни күзлектән караганда, Гали Чокрый иҗаты буенча беренче диссертация Казанда яклана – институтыбызның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров тарафыннан Гали Чокрый иҗаты фундаменталь дәрәҗәдә өйрәнелә. Аның 2003 елда якланган кандидатлык диссертациясе бу теманы өйрәнүчеләр өчен төп чыганакларның берсе булып тора дисәк хата булмас.

2000 еллар башында Гали Чокрый исемен мәңгеләштерү эшендә саллы адымнар ясала: 2001 елда Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Иске Чокыр авылында Гали Чокрыйга багышланган музей ишекләрен ача. Венер Гыйлемшин тарафыннан әдипнең шәҗәрәсе дә төзелә. 2022 елда «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә «Гали Чокрый» фәнни-популяр җыентыгы дөнья күрә. Шуңа карамастан, Гали Чокрыйның иҗади мирасы әле тулысынча өйрәнелде дип әйтергә тулы хокукыбыз юк. Шул ук вакытта әлеге юнәлештә фәнни тикшеренүләр өчен зур перспектива да ачыла.

Бүгенге көндә мөһим бурычларының берсе – шагыйрьнең кулъязма мирасын туплау, өйрәнү һәм бастырып чыгару. Мәгълүматларга караганда, аның 100дән артык әсәреннән 13е генә басылып чыккан. Әлеге хезмәтләрнең шактые Казан, Уфа, Санкт-Петербург китапханәләрендә саклана. Бу материалларны фәнни әйләнешкә кертү безнең институт галимнәренең алдагы бурычларының берсе. Перспективада Гали Чокрый әсәрләренең тулы текстологик басмасын әзерләү, аның иҗатын заманча әдәбият белеме ысуллары аша өйрәнү, шулай ук башка төбәк галимнәре белән хезмәттәшлек итү максат итеп куела. Гали Чокрый иҗаты безнең өчен рухи маяк булып тора: аны өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең уртак бурычыбыз».

Илһам Гомәров үз чыгышын «Гали Чокрый. Шәхес. Шәех. Шагыйрь» дип атаган иде. Ул чыгышын Гали Чокрыйның бик шәрәфле нәсел вәкиле булуыннан башлады. Аның чыгышыннан өзек бирү һәм бер диалог блеән чикләнәм.

Илһам Гомәров: «Гали Чокрый иҗатын әдәбиятка кертеп җибәргән кеше – ихтирамга лаеклы шәхесебез Гали Рәхим. Аның Газиз Гобәйдуллин белән берлектә язылган «Татар әдәбияты тарихы» фундаменталь хезмәте бар. Без аны гарәп графикасыннан күчереп 2 томлы китап итеп нәшер иттек. Сезгә килеп җиткәндер...

Ркаил Зәйдулла: Юк. Килеп җитмәде. Татар килгәндә күчтәнәч белән килә: мин сез алып киләсездер дип уйлаган идем. Без дә күчтәнәчләр бирер идек...

Илһам Гомәров: Төзәлербез, Ркаил Рафаилович...»

Илһам Гомәров: «Гали Чокрыйның нәселе Чыңгыз ханның әмирләреннән булган Майкы бигә барып тоташа – үзе дә шулай язып калдырган. Гали Чокрыйның фамилиясе Киеков – нәсел шәҗәрәсендәге Киек дигән шәхескә тоташа. Киекнең улы Шәриф старшина дәрәҗәсендә була, патшага хезмәт иткән, Пугачев восстаниесен бастыруда катнашкан гаскәр җитәкчеләренең берсе булган. Бу шактый катлаулы чорлар булган, ике яктан да кешеләр кырылган, әмма золым күрүчесе халык булган инде... Шәрифнең улы Габдулла йорт старшинасы була... Шәрифнең уллары күп булып, аларны идарәчелек системасында урын алган өстен катлам вәкилләре дия алабыз.

Габдулланың улы Габделсалих (Гали Чокрыйның әтисе) ата-баба юлыннан берникадәр читкәрәк китеп укымышлы муллалык юлына күчә һәм Иске Чокыр авылында муллалык итә, мәчет салдыра, мәдрәсә ача... Безнең ул чорда кайда нинди мәдрәсәләр булуы хакында мәгълүматыбыз булса да, алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында аз беләбез. Бу мәдрәсәләрне тоткан шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында мәгълүмат юк диярлек. Безгә алга таба бу юнәлештә фәнни эзләнүләргә чыгарга кирәк – күп әйберләр ачылачак...»

«Гали Чокрый – чын мәрсияче, 100дән артык шәхескә мәдхия яза. Ул шәхесләр арасында этник чыгышы башкорт булган бер кешене дә күрмәдем. Күбесе Казан арты төбәгеннән чыккан ишаннар, заманының зыялылар катлавы. Болгар тарихы турында бабаларыбызның килеп чыккан үзәкләренең берсе дип яза. Шуңа мәсьәлә зур бәхәс калдыра дип уйламыйм. Иҗаты ягыннан, хәзерге күзлектән караганда, ул, чыннан да, татар-башкорт шагыйре», дип тәмамлады Илһам Гомәров чыгышын.

Дамир Исхаков «Дәфтәре Чыңгызнамә»нең Чыңгыз хан турында беренче дастанындагы кызыклы эпизодка нигезләнеп Майкы би тарихыннан башлап үзенең тарихи ачышларын сөйләде.

Сүз Тәтешле районы төбәген өйрәнүче Томас Нигәмәтҗановка бирелде. Ул чыгышын Гали Чокрыйның шәҗәрәсенә нигезләнеп: «Гали Чокрый минем туган булып чыга...» – дип башлады.

Тумышы белән Тәтешле районыннан булган, шушы Чокыр авылында уйнап үскән шагыйрә һәм музыкант Наилә Яхина моңа шик белдерде. Ркаил Зәйдулла ул нәселнең бик зур булуын әйтеп: «Үзең дә шул нәселдәндер, казый башласаң», – диде. Наилә Яхина моның белән килешмәде. Әмма мин бу бәхәсләргә тукталып тормыйча, тирән тарихка да кермичә, үзем өчен кызыклы булган ике чыгыштан өзек китереп бу түгәрәк өстәл турындагы язмамны тәмамлыйсы килә.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Минем Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннардан һәм башкаларданда еш ишеткәнем бар: безнең шигърият – зур шигърият. Мактанырга да яратабыз, ләкин урынлы мактанабыз. Беренче урында – шәхесләр, әлбәттә. Тукай аларны «Мөбәрәк тәсбих мәрҗәннәре» дип атаган. Шушы «мөбәрәк тәсбих мәрҗәне»нең берсе – Гали Чокрый. Безнең Кол Галидән башланган шигъриятебез гасырлар дәвамында борылышлар-яңарышлар кичергән. XIX гасырдагы борылыш Гали Чокрый исеме белән бәйле – ул новатор да булган, зыялы кеше. Чөнки элеккеге чорларда илаһи, дидактик шигърият өстенлек алса, Гали Чокрыйдан һәм Кандалыйлардан дөньяви эчтәлек башлана.

Гали Чокрый шигъриятнең жанрларын баетуга да өлеш кертә: мәдхияләр, элегияләр, юлъязмалар... Фатих Кәримиләр шулар нигезендә жанрны көчәйткәннәр. «Мәдхе Казан» әсәренә килгәндә борынгы Болгар традицияләрен ул Казанда күргән. Ни өчен ул «Мәдхе Өфе» дип язмаган? Болгарны да күп тапкырлар искә алган. Бәлки, аның татарлыгын шушы лингвистик яктан өйрәнеп була дип уйлыйм.

Шуны да әйтәсем килә: без бит, җәмәгать, урта гасырлар шагыйрьләре әсәрләрен яңа буыннардан кистек, аердык, гади халык аларны укый алмый. Безнең Кол Галидән башланып тулы бер плеяда шагыйрьләр бар, без Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын татарчага аудардык бит инде...

Ркаил Зәйдулла: Хәзерге заман татар теленә.

Зиннур Мансуров: Габдулла Тукайның да беренче шигырьләре дә хәзерге заман татар теленә аударылды. Ә Гали Чокрый шигырьләренең ярты бите «сноскадан» (астөшермә) тора. Шигырьне бит алай укып булмый. Безгә киләчәктә зур проект башларга кирәк – шушы плеяданың иң популяр әсәрләрен татарчага аударырга кирәк...

Ркаил Зәйдулла: Хәзерге заман татар теленә. Бик урынлы тәкъдим...

Зиннур Мансуров: Аударырга кирәк... Игътибар итегез: сәнгатьле уку конкурсларында гел Муса Җәлилнең «Вәхшәт»е, Такташның «Мокамае» укыла, Тукайга кадәр булган шагыйрьләрне белми дә халык. Шуңа күрә аудару проектын эшләргә кирәк, мультимедияле буклетлар кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Аудару проекты бара инде ул...

Зиннур Мансуров: Академик фәнебезгә рәхмәт! Алар шактый өйрәнделәр. Киләчәктә дә өйрәнелер. Әсәрләрен халыкка укытырга кирәк. Урамга чыгып 100 татардан Гали Чокрый әсәренең исемен әйт әле дип сорасак, йөзе дә әйтә алмаячак.

Рәдиф Гаташ: Башкортлардан да сорап карарга кирәк...

Ркаил Зәйдулла: Рәхмәт! Вахит абыйга сүз бирик әле.

Татарстаның халык язучысы Вахит Имамов: Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон белән без Иске Чокыр авылында булдык. Тау башында бик затлы зират, шунда Чокрыйның кабере, кабер ташы бар. Авыл бик матур урында – үзәнлектә урнашкан. Кызганыч, бик кечкенә буып калган – 35-40 йорттыр. Авыл уртасында мәчет бар: бер ишектән керсәң – гыйбадәт залы, икенче ишектән – музей. Бик бәләкәй инде ул. Өй алдына Гали Чокрый һәм Әнгам Атнабай шәҗәрәсен элгәннәр. Мин бер шәҗәрәдә бер буын югалуын таптым, икенчесендә – икенче буын, бик ялганып бетми.

Легендалар төрле җирдә төрлечә яши. Мөслим районының Югары һәм Түбән Табын авылына барсаң да, Тамьян авылына барсаң да, Мәлләтамакка барсаң да, Шәриф Киеков турында төрлечә легендалар сөйлиләр. Ул хакта матбугатка да чыкканы бар, башка язучылар да язган – бик явыз старшина булган. Кеше талауда һәм кызлар көчләүдә гаепләп аны ирләр үтерергә җыенып сагалап та торганнар. Ләкин бит старшина кеше бетле атлар белән йөри, тройкада йөри – исән калган. Воеводага зарланып баргандыр инде, аны шуннан соң хәзерге Тәтешле районына күчергәннәр, анда үзе белән күп кеше алып киткән. Салават Фәтхетдинов туган Аксәет авылын Мөслим халкы төзеп биргән авыл дип сөйлиләр. Шәриф Киеков «дан алган» вакыйга – Пугачев восстаниесе. Татар полковнигы Мәсәгут Гомәровны әсирлеккә эләктереп Уфа төрмәсенә илтеп бикли. Башкаларны да. Шуның өчен 1000 сум премия һәм көмешләнгән кылыч белән бүләкләнә, медаль ала. Шәриф Киековның кайда күмелгәне билгеле түгел, Тәтешле җирендә старшиналык иткән кеше ничектер Мәлләтамак авылы янындагы Шәрип авылы зиратына күмелгән диелгән – бу легенда, мин моңа ышанмыйм.

Без анда бер кабер дә тапмадык. Чапкалап үтерелгән Гарифулла мулланы Күрдем авылында халык хәзер дә сагынып искә ала, Күрдемдә Хәзрәт чишмәсе дә бар. Чишмә бик каралган – татарлар чишмәләрне ничек кадерен белә дип үрнәк итеп күрсәтерлек. Бу Гарифулли рухына да кадер-хөрмәт.

Ркаил Зәйдулла: Рухлары шат булсын! Рәхмәт! Шуның белән тәмамлыйк.

Читайте на сайте