Былтыр айга 470 мең сум эшләгән урак батырлары быел Татарстанда күпме акча эшли?

Күбрәк түләргә ярый, азрак – ярамый

Урып-җыюның иң кызган чагында комбайнчыларга нормадагы эш көне төшләрендә генә керәдер. Әмма бу чорда аларның хезмәт хакы сәгатьләп түгел, ә суктырылган ашлык тоннасы белән исәпләнә.

– Министрлык ел саен суктырылган ашлыкның 1 тоннасы өчен бәяләр челтәрен булдыра. Бу – комбайннарның маркасын, эшнең сыйфаты һәм төрләрен һәм башка факторларны исәпкә алып эшләнә, – дип сөйли Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов. – Быел 1 тоннаның бәясе 51 сумнан 202 сумга кадәр иде. Хуҗалыкларның, әлбәттә, үз җитештерү нормалары һәм хезмәт хакы түләү шартлары, әмма безнең тарифларны һәркем үтәргә тиеш: күбрәк түләргә ярый, азрак – ярамый. Гадәттә, күбрәк түлиләр. Быелгы урып-җыю сезонында комбайнчылар көненә 7 мең сумга кадәр акча эшли. Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы 48 мең сум тирәсе тәшкил итә. Яхшы комбайнчы яхшы хуҗалыкта урып-җыю чорында 250-350 мең сум һәм аннан да күбрәк акча эшли ала.

Ерак арага йөк ташучыдан – комбайнчыга

Әмма мондый югары хезмәт хакы да авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итми. Комбайнчыларга еш кына ярдәмчесез эшләргә туры килә. Комбайнчылар үзләре дә җитми.

Мәсәлән, Буа районында ел саен иң күп уңыш җыючы «Кыят» ачык акционерлык җәмгыятендә 5 комбайн һәм 2 даими комбайнчы бар. Аларга биредә Авыл хуҗалыгы министрлыгы челтәрендә каралган бәяләргә караганда шактый күбрәк – тоннасы өчен 65 сум урынына 95 сум түлиләр.

Предприятие директоры Геннадий Грачев хәбәр иткәнчә, урып-җыю чорында 2 штататтагы комбайнчыга өстәп тагын 2 сезонлы комбайнчыны – җирле урманчы һәм ерак арага йөк ташучыны эшкә җәлеп иткәннәр. Ә бишенче комбайнның руле артына Грачевның улы Александр утырган. Егет мәктәптә укыган чагыннан ук уңыш җыю эшендә катнаша, комбайнны аңа беренче тапкыр 2010 елда ышанып тапшырганнар. Казан аграр университетын тәмамлаганнан соң, Александр Грачев «Кыят»та баш инженер булып эшли, әмма урып-җыю эше кызган чорда элеккечә кырга чыга. Узган ел «Torum-750» комбайнында 30 көн эчендә 5 мең тоннадан артык ашлык суктырып, Александр 470 мең сум акча эшләгән. Комбайнның куәте югары, дип әйтергә булыр иде, әлбәттә, әмма күрше хуҗалыкта шул ук елны шундый ук техника белән 2 мәртәбә азрак ашлык суктырганнар.

Эштә техникага да авыр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быелгы урып-җыю кампаниясендә 3366 ашлык җыю комбайны эшли.

– Республика авыл хуҗалыгы техникасы паркының 60 проценты диярлек тузган. Быел хуҗалыклар 75 яңа комбайн сатып ала алды. Комбайннар хәзерге вакытта 20 миллион сумлап тора. Кырларда техникага йөкләнеш бик югары, әлбәттә, әмма уңышны оптималь вакытка сыешып җыеп алып өлгермәсәң, югалтулар зур булырга мөмкин, – диде Илнар Габбасов. – Шуңа күрә республика читтән – Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Ростов өлкәсе, Карачай-Черкесиядән өстәмә 215 азык җыю комбайны һәм 610 йөк машинасы җәлеп итте. Хуҗалыкларга уңышны җыеп алырга шулай ук Татарстанның механикалаштырылган отрядлары да ярдәм итә. Иң зур отрядлар «Татагролизинг» һәм «Агротехнологияләр»дә формалашкан, аларда барлыгы 60 ашлык җыю комбайны бар. Калган отрядларда 5-6 комбайн. Урып-җыю сезоны башында механикалаштырылган отрядларның хезмәте 1 гектар өчен 6 мең сум тора иде. Хәзер исә конкуренция артты, илнең көньяк регионнарыннан тәкъдимнәр килә башлады, шуңа күрә бәяләр бер гектар өчен 5,45 меңгә кадәр кимеде.

Күчмә байрак, баннер һәм «Нива» машинасы

Урып-җыю эшендә аеруча югары нәтиҗә күрсәткән «кыр корабы» йөртүчеләренә хезмәт хакыннан тыш акчалата премияләр дә бирелә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен иң яхшы комбайнчылар өчен конкурс үткәрә, 30-50 мең сум күләмендә премия вәгъдә итә.

Районнарда исә урып-җыю эшенә атна саен йомгак ясала. Район башлыгы басуда игенчеләрне хөрмәтли, аларга күчмә байрак һәм кечкенә генә (1500 сумнан 3500 сумга кадәр) акчалата бүләк тапшыра.

Чистай районында кыр хезмәтчәннәре – «Чистай» хуҗалыгы алдынгыларын зур урам баннерларына урнаштырып данлыйлар.

Фото: © «Республика Татарстан» газетасы

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов исә урып-җыю чоры йомгаклары буенча сезонның иң яхшы комбайнчысына машина бүләк итә. Былтыр һәм аңа кадәрге елда өр-яңа «Шевроле Нива» машинасы ачкычлары «Чистай» холдингының «Агрораздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысы Александр Кочетовка (фотографиядә) тапшырылган. Аңа 40 яшь, 20 елдан артык комбайн белән идарә итә. 2022 елда Александр «Torum-785» комбайнында 9 мең тоннадан артык, ә узган ашлыксыз елда 5 мең тоннадан артык ашлык суктырган.

Фото: © «Республика Татарстан» газетасы

– Узган сезонда күпме акча эшләгәнемне әйтмим, әмма үзебезнең ил машинасына җитәр иде, – дип билгеләде Кочетов үзенең хезмәт хакы күләмен. – Быел кырга 18 июльдә чыктык, ярдәмче белән эшлим. Һава торышы яхшы гына торса, октябрь урталарына уңышны җыеп бетерербез дип уйлыйм.

Быел Зәй районында да иң яхшы урак батыры өчен машина әзерлиләр.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net