Комида рельсларда чыгып ауган поезддагы ике кеше һәлак булган

Комида рельсларда чыгып ауган поезддагы ике кеше һәлак булган

Кичә Воркута-Новороссийск поездының тугыз вагоны Коми республикасында рельслардан чыгып ауды. Җитмештән артык кеше тән җәрәхәтләре алган. Ун кешенең хәле авыр диелә. Аларны фаҗига булган урынга килгән поезд белән алып киткәннәр. Аякларында басып торган кешеләр киләсе станциягә кадәр ун километр җәяү киткән.

Поездда булырга тиешле ике кешене әлегә кадәр ачыклый алмыйлар. Алар – 49 яшьлек ир һәм 15 яшьлек кыз. Иртән поездда ике кешенең мәете табылуы хәбәр ителде, әмма бу шушы пассажирлармы – анысы әлегә билгеле түгел.

«База» язуынча, 15 яшьлек кызны таба алмыйлар. Ул үзе генә булган. Гаилә яңа шәһәргә – Пензага күченгән. Әтисе-әнисе алданрак, автомобильдә чыгып китәләр. Ә кыз, аттестат алырга кирәк булу сәбәпле, апасы белән өйдә кала. Кызны поездга якыннары утыртып чыгарып җибәрә, проводник әтисенең танышы була. 18.00 тирәсе кыз шалтыратып, бар да тәртип икәнен әйтә. Аннары ул бүтән элемтәгә чыкмый.

Һәлакәтнең сәбәбе – су тимер юл астындагы күтәрмәне ашаган дип фаразлана. Поезд астындагы рельслар составны чыдатмаган һәм вагоннар ауган. Машинист, юлның начар хәлдә икәнен күреп, стоп-кранга баскан, әмма поезд туктап өлгермәгән.

Шаһитлар сөйләвенчә, башта поезд чайкала, өстәге әйберләр, кешеләр очып төшә башлаган, аннары вагон рельслардан чыккач, кайберәүләр тәрәзәне ватып суга төшкән.

Һәлакәткә кадәр ике атна элек җирле хакимияткә бу урынны ремонтлау турында үтенеч килгән. Җирле хакимият ремонтлану турында хисап тоткан, фотолар да элеп куйган. Фотоларга караганда, хакимият бармакка бармак та сукмаган.

Воркутада яшәүче Алена Михайличенко фаҗига булыр алдыннан берничә минут кала гына поезддан төшеп калган. Аннары ул үзе утырып барган вагон ауганын белгән. Ул айга ике тапкыр командировкага бара торган булган – яки Интага, яки Печорага. Бу юлы Печорага чыгып китә, аңа Интага барырга кушалар. Ул төшеп кала һәм ул төшүгә үк поезд һәлакәткә юлыга. Алена поезддан төшәр алдыннан тәрәзәдәге күренешне һәм үзен фотога төшереп алган була.

Читайте на 123ru.net