Идәндә, тәрәзәләрдә мыжлап тора: Таганрог шәһәрендә яшел черкиләр күбәйгән

Таганрог шәһәрендә яшел черкиләр күпләп арткан. Бу хакта шәһәр администрациясенә сылтама белән РБК сайты яза.

Баштарак «Блокнот Таганрог» Телеграм-каналы шәһәрне яшел черкиләр «басып алуы» турында язган иде. Шаһитлар сөйләгәнчә, идәннәрдә, тәрәзә төпләрендә, йорт фасадларында һәм тәрәзәләрдә меңәрләгән бөҗәк мыжлап тора.

«Яшел» черкиләрнең саны артуга берничә фактор, шул исәптән шәһәрнең географик урыны да йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, соңгы елларда кышларның җылы, җәйләрнең эссе булуы, шулай ук, Таганрог култыгыннан шәһәргә таба җил исүе дә тәэсир итә», – дип сөйләгәннән шәһәр администрациясендә.

Мондый черкиләрнең күбәюе – бөҗәкләр санының табигый артуы, дип тә өстәгәннәр администрациядә. Яшел төстәге черкиләр кеше өчен куркыныч түгел, аларны киметү өчен, Таганрогта һәр ел саен апрельдән октябрьгә кадәр ларвицид эшкәртү уздырыла.

Читайте на 123ru.net