Хатынын алдалап махсус операциягә киткән хәрбинең каберен ачканнар

Хатынын алдалап махсус операциягә киткән хәрбинең каберен ачканнар

Краснодарда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби Александр Еринның каберен ачканнар. Ул анда 1 ел элек җирләнгән булган. Хәзер каберен башка җиргә күчерергә телиләр.

Хәрбинең тол калган хатыны «Регнум» агентлыгына иренең махсус хәрби операциягә ничек киткәнен сөйләгән. Ире аңа повестка килгән дип ялганлаган, ә чынлыкта ул үз теләге белән киткән.

Ерин госпитальгә эләккәч тә Тамбов өлкәсендә туганнары булуын әйтмәгән. Өлкән лейтенант Ерин 2923 елның 18 июлендә Краснодардагы госпитальдә вафат була һәм анда җирләнә, чөнки ул, туганнарым юк, дип белдергән. Соңрак аның гаиләсе барлыгы ачыкланган. Хәзер аның каберен ачканнар, җәсәден Тамбов өлкәсенең Первомайский бистәсенә кайтарачаклар, анда аның әнисе һәм хатыны яши, дип яза «Московский комсомолец».

Читайте на 123ru.net