23 июньгә һава торышы һәм ай календаре

23 июньгә һава торышы һәм ай календаре

23 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда көчле яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +17..+22 градус фаразлана.

Тулы ай.

Үсемлекләр белән эшләү өчен уңышлы көн түгел. Шулай ук кыяр тозларга да киңәш ителми. Дару үләннәренең чәчәкләрен, яфракларын җыярга була. Туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә мөмкин.

Читайте на 123ru.net