Муса Җәлил сурәтләнгән бердәнбер кинохроника кадрларын күрсәттеләр

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан бөек татар шагыйре катнашында сакланып калган бердәнбер кинохроника мизгелен күрсәтте.

Кыска гына өзектә язучылар белән очрашуларның берсе төшерелгән.

Бүген, 13 февральдә, Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куялар. Истәлекле чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова катнашачак.

Читайте на сайте