Евгений Пригожин үлеменә кагылышлы яңа фараз чыкты

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясендә элек хезмәт куйган бер хәрби элеккеге җитәкчеләре Евгений Пригожинның үлеменә кагылышлы фаразы белән уртаклашты. Бу хакта NEWS.ru. яза.

Экс-вагнерчы фикеренчә, Пригожин самолетына НАТО илләренең берсенең махсус хезмәтләре мина куйган булырга мөмкин.

«Минем таныш вагнерчылар безнең контора җитәкчелеген французлар һәм америкалылар алып атарга мөмкин булганын кире какмыйлар», – дип белдергән басманың әңгәмәдәше.П

Пригожин кайнар нокталарда эшләгәндә күп кешегә юлларын кискән, дип саный ул. Элеккеге хәрби сүзләренчә, «Вагнер» Африка континентында французларның һәм америкалыларның ачуларын китергән.

Исегезгә төшерәбез, 23 августта Евгений Пригожинның үлеменә 1 ел тулды. Ул очкан «Embraer Legacy» лайнеры Тверь өлкәсендә һәлакәткә очрады.

Читайте на 123ru.net