Исерек ир-ат үз әнисен машина белән таптап үтергән

Башкортстанда исерек ир-ат үз анасын машина белән таптап үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Учалы районы суды Туңгатар авылында яшәүче 38 яшьлек ир-атны сак астына алган.

Суд матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 30 июньдә бу ир-ат исерек килеш машина руленә утыра һәм анасын таптый, аннары китеп бара. Имгәнгән хатын авария урынында үлә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат һәм аны яклаучы чикләү чарасын йомшаграк итүне сорый. Суд аны 2 айга сак астына алу карарын чыгара.

Читайте на 123ru.net