Ташкын сыерларны агызып киткән, күрше республикадагы авылны су баскан

Башкортстанның Мәндәгол авылында бөтен йортны да су басып, кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Фото: © Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Телеграм-каналыннан

Көчле яңгырдан соң авылдагы елгада су кисәк күтәрелә, һәм елга ярларыннан ташып чыга. Сыер көтүе дә су ташкыны астында кала. Шулай да бер малга да зыян килми, алар йөзеп чыккан.

«Вазгыять яхшыру сәбәпле, Бөрьян, Баймак һәм Белорет районнарында хәл контрольдән алынды. Ихаталардан су киткән. Мәндәгол авылында су баскан 15 йорттан да су чыгып беткән. Суда калган йортлар юк. Учалы районында Уфадагы баш идарәнең аэромобиль төркеме эшләвен дәвам итә», – диелә коткаручылар хәбәрендә.

Башкортстанда су баскан 47 каралты-кура, 3 автоюл һәм Әбҗәлил, Белорет, Куергазы, Салават, Учалы, Мәләвез һәм Бөрьян районнарында 4 күпер кала. Су басу куркынычы юк, диделәр ведомствода.

Фото: © Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Телеграм-каналыннан

Читайте на 123ru.net