Әнвәр Нургалиев: «Апалар «балам» дип дәшсә, эреп китәм, чөнки миңа алай эндәшүче юк»

Әнвәр Нургалиев: «Апалар «балам» дип дәшсә, эреп китәм, чөнки миңа алай эндәшүче юк»

Мин, Адилә Зыязетдинова, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 10нчы сыйныфында укыган чакта, очрашуга Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев килгән иде һәм аннан интервью алган идем.

  • Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев 1974 елның 28 гыйнварында Башкортстан АССР Әлшәй районы Әүрезтамак авылында туган. Ул Уфа сәнгать училищесында белем алган, аннан соң Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. Армия сафларыннан соң, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Әнвәр Нургалиев – эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган (2021), Башкортстанның атказанган һәм халык (2021) артисты. Әйдәгез әле, якынрак танышыйк.

– Әнвәр абый, сез ничек Татарстанда танылдыгыз?

– Мин Татарстанда 2017 елдан – «Барс Медиа»га, TMTVга, «Татар радиосы»на җырымны биреп һәм үземнең тырышлыгым белән танылдым. «Соң дисең микән» җыры алып кереп китте Татарстанга.

– 2017 елда Татарстанда танылып киткәнсез, ә ничәнче елда Татарстанда беренче тапкыр концерт куйдыгыз? Хис-кичерешләрегез нинди иде?

– Шул ук 2017 елда беренче тапкыр концерт куйдым. Мин бик борчылдым, ләкин минем күңел тулды. Татарстанда концерт кую – ул минем хыялым иде, югыйсә мин аңа чаклы Мәскәүдә концерт куйган идем.

– Кызык икән... Сезнең ел саен яңа программа. Бу программаны кем уйлый, серләрен ачыгыз әле, зинһар?

– Мин күбрәк үзем уйлыйм, ләкин режиссерлар, үземнең музыкантлар белән киңәшләшәм. «Нәрсә эшләргә? Ничек яхшырак булачак?» дигән сорауларны бергә уйлыбыз. Репертуар, кием сайлау, программа төзү – кыен процесс.

– Программа төзү кыен, дип билгеләп үттегез. Артист һөнәре сезгә кыен тоеламы яки сез аны хобби кебек аласызмы?

– Артист һөнәре – минем яраткан эшем, ләкин авыр эш. Синең саулыгың, репертуарың булырга тиеш

– Әнвәр абый, сез ничек уйлыйсыз, татарча моң белән башкортча моң аерыламы? Аерылса, нәрсә белән?

– Алар нык аерылмый, ләкин башкорт көе озынрак безнекенә караганда һәм авыррак. Салават абый берсендә әйткән иде: «Башкорт халык җырларын җырлар өчен иң беренче анда туарга кирәк, аннан соң суын эчеп, һавасын сулап, анда яшәп калырга кирәк», – дип.

– Һәр кеше кемнәндер үрнәк ала, ә сез кемнән үрнәк аласыз?

– Минем өчен үрнәк – әти-әни. Сәнгать буенча – Хәйдар абый, Мөслим Магомаев.

– Сезне халык бик ярата, җырларыгыз йөрәкләренә үтеп керә, Әнвәр абый, сез кемнәрне тыңларга яратасыз?

– Мин чит ил җырчыларын тыңлыйм. Татарстан җырчыларыннан Салават абыйны тыңлыйм, Әлфия апаны. Элеккеге җырларын тыңларга яратам.

– Сез ничә яшькә чаклы иҗат итәргә уйлыйсыз?

– (Көлә) 55 яшькә чаклы иҗат итәргә уем бар, соңыннан үземне гаиләмә бирәм, чөнки концерт вакытларында үземне тамашачыга биреп, гаиләмә вакыт калмый, ләкин ул дөрес тә түгелдер. Алар мине өйдә күрмиләр.

– Әйдәгез әле, үткәннәрне искә төшерик. Кечкенә чакта сез, табиб булырга хыялландым, дидегез, ул вакытка кайта алсагыз, кайсы һөнәрне сайларга кушар идегез? Табибмы яки җырчымы?

– Менә монысын әйтә алмыйм. Табиблар безнең тәнне дәвалый, ә җырчылар – кешенең күңелен.

– Берничә минутны кире кайтарып булса, кайсы вакытны кайтарыр идегез?

– Әти-әниле чакны кайтарыр идем. Алар белән сөйләшеп, серләшеп утырган чакларны... Ул чакларга кайтсам, мин ешрак алар кырында булыр идем.

– Концертларда олы яшьтәге кешеләрне күргәч, әти-әниегез күз алдына киләме?

– Минем хәтта күңелләрем тула. Алар кырына төшергә тырышам, минем күңелләр эри. Ак яулыклы апаларда зирәклек, кайгыртучанлык сыйфатлары бар. Алар миңа «балам» дип эндәшсәләр, эреп китәм, чөнки миңа алай эндәшүче юк.

– Сезгә авыр чаклар күп булгандыр, ул вакытларда сезгә нәрсә ярдәм итә?

– Авыр чакларда мин мәчеткә барам.

– Тормышта нинди девизга таянып яшисез?

– Минем девиз – «Яхшылык кылырга». Берәр яхшылык эшләсәм, миңа рәхәт. «Яхшылык кылып, үткәннәргә карап, алга барырга».

– Сез гел елмаеп кына йөрисез, усал була беләсезме?

– Кайбер чакларда булам. Улыма катырак торам, чөнки егет кешегә шулай кирәк.

– Социаль челтәрне актив алып барасыз, сезгә берәр кем ярдәм итәме?

– Юк, үзем алып барам, «живой» әңгәмә. Постларны да үзем куям, язылучыларым белән язышам.

– Әнвәр абый, зур рәхмәт сезгә!

Читайте на 123ru.net