Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевка бер ханым сәер мактау сүзе әйткән

Уфа блогеры, армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аяксыз калган, иң биек тауларга кулларында менүче, көчле рухлы ир-ат, мотиватор Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә аптырап калуы турында язган.

«Гомеремдә беренче тапкыр шундый комплимент алдым. Яныма бер ханым килде дә: «Үз гомеремдә мондый матур инвалид күргәнем юк иде», – дип әйтте. Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем, әллә рәхмәт әйтергә, әллә...» – дип көлә блогер.

Читайте на 123ru.net