«Хыянәт миңа кагылмас дип ышандым»: никах белән генә яшәгән ир белән хатын милек бүлешә

Ир белән хатын бергә тапкан байлыкны ничек бүлешергә белми азаплана. Барлык шартлар белән җиһазландырылган 3 катлы коттедж, медицина клиникасы, кыйммәтле машина һәм шәһәрдәге 3 бүлмәле фатир – кемгә нәрсә тияр? Шул ук вакытта боларның барысы да бер кешегә генә рәсмиләштерелгән – хатынга. Ничек алай килеп чыккан соң?

47 яшьлек Марсель Низамов (геройларның исемнәре үзгәртелде) үзенең тарихын «Челнинские известия» журналистына сөйләгән.

Пациент буларак килгән дә, хатын булып куйган

– Сүзне нәрсәдән башларга да белмим... Бик борчылам, – ди чал чәчле чандыр сынлы ир кеше. – Шундый хәлдә калуым турында сөйләргә дә читен, оят. Әмма минем тарихым кем өчен дә булса сабак булыр, дип уйлыйм.

Марсель Низамов яшь чагыннан ук яраткан эше белән шөгыльләнә – балалар һәм зурларга массаж ясый. Булачак хатыны белән дә кабинетында таныша. Мәдинә аның пациенты була, массажга килә. Ул Марсельдан өлкәнрәк, аерылган, ир бала үстерә һәм медицина өлкәсендә эшли. Марсельның исә бу вакытта беренче хатыны белән аерылышу процессы бара. Ике ялгыз тиз арада уртак тел таба, дәвалану курсыннан соң да аралашуны дәвам итә. 3 айдан Марсель Мәдинәгә бергә яшәргә тәкъдим итә. Хатын-кыз ризалаша.

– Мин – дини кеше. Бергә тора башлар алдыннан, әлбәттә, никах укыттык, – ди Марсель. – Бар да яхшы иде, матур гына яшәдек. Хатыным белән бергә медицина үзәге ачтык, клиниканың ишегенә минем исемне элдек. Ул вакытта минем әле аерылышу процессы бара иде, шуны исәпкә алып, Мәдинәнең юристы барлык кирәкле документларны хатын исеменә рәсмиләштерергә киңәш итте. Вакыт узгач, документларны яңадан формалаштырып, аны директор, мине аның урынбасары итеп рәсмиләштерәчәкбез, дип килештек. Кызганыч, барып чыкмады. Бу хакта берничә мәртәбә сүз кузгаттым, Мәдинә исә, бу эшкә тотынмас өчен, гел ниндидер сәбәп тапты. Янәсе, моның барысына да акча тотасы була, әйдә, соңрак эшләрбез.

Тормыш шулай үз көенә бара тора. Марсель беркайчан да эшсез утырмый, пациентлары гел җитәрлек була. Хәтта, Марсельга эләгергә дип, башка шәһәрләрдән үк махсус киләләр.

– Минем эш графигы иртәнге 6:00 сәгатьтән төнге 22:00 сәгатькә кадәр, – ди ул. – Соңгы пациентка кадәр эшлим. Берәүне дә кабул итмичә кайтып китә алмыйм. Кеше, ярдәм өмет итеп, үзенең борчуы белән килгән. Мин ничек «юк» диим инде?! Ярдәм итәр өчен кулымнан килгән кадәр барысын да эшлим. Пациентның түләргә мөмкинлеге булмавын күрсәм, процедураларны бушлай үткәрәм. Клиниканы ачканда миңа бер кызның әтисе бик нык ярдәм итте. Кызның умыртка сөяге җәрәхәтләнгәннән соң, мин аны аякка бастырдым. Шушы кызның әтисе миңа 2 тапкыр бишәр миллион сум акча бурычка бирде. Соңыннан әкрен генә бурычны кайтарып бетердем. Минем эшсез ята торган гадәтем юк, хәтта ял көннәрендә дә башка шәһәрләргә чыгып китәм, анда пациентлар кабул итәм. Самара, Әлмәт, Уфа, Ростовка йөрим. Мин гел акчаны хатыннан күбрәк эшләдем, дип саныйм. Бу – безгә уңышлы бизнес алып барырга, рәхәт яшәргә мөмкинлек бирде. Әйтик, хатынга йөрергә дип «текә» машина сатып алдык. Аның улына 3 машина алыштырдык.

«Клиниканы үземә калдырырга өметләнәм...»

10 ел элек ир белән хатын шәһәр читендә җир кишәрлеге сатып ала, йорт салырга ниятли. Монда исә шулай ук барысын да Мәдинә исеменә рәсмиләштерәләр. Хәзерге вакытта алтын белән бизәп эшләнгән 3 катлы коттедж инде бар нәрсә белән җиһазландырып бетерелгән һәм күченеп яши башлар өчен әзер. Йортны теркисе генә калган. Марсель сөйләвенчә, ул барлык туганнары һәм дусларын җыеп булырлык, барысына да урын җитәрлек зур йорт төзү турында хыялланган булган. Ир-атның сүзләренчә, өченче кат ирләрчә килеп чыккан – биредә бар, спорт залы, тренажерлар һәм бильярд бүлмәсе бар.

– Төзелеш белән бригада шөгыльләнде, эшчеләргә мин түләдем. Төзелеш материалларын да үзем алдым, – дип аңлата Марсель. – Кем әйтмешли, беренче көннән үк баш кассир булдым. Бөтен мәшәкатьләрне үз җилкәмә алырга тырыштым. Әйтик, коттеджда 44 тәрәзә. Аларны мин юам. Чөнки хатынның тырнаклары бозыла.

Барлык сатып алынган күчемсез милеккә хатын гына хуҗа. Ничек шулай килеп чыккан соң? Марсель әйтүенчә, аның әти-әнисе дә шулай яши, аларның гаиләсендә дә бөтен нәрсә әни кешегә рәсмиләштерелгән.

– Шуңа күрә минем күңелдә һич икеләнү булмады, шикләнмәдем, начарлык көтмәдем, – дип хафалана ул. – Без – Мәдинә белән бер гаилә, дип уйладым. Мин, ир-ат буларак, гаиләдә табучы, юнәтүче, акча эшләүче кеше, дип санадым. Шуңа күрә акча һәм башка мәсьәләләрне хәл иттем. Безнең хисләребез уртак, миңа алдау, хыянәт кебек нәрсәләр кагылмас дип ышандым.

Ир белән хатын арасында 4 ай элек зур низаг чыга. Мәдинәнең улы өйләнергә карар кыла. Марсель үзенең шәхси сәбәпләре аркасында туйга бармый. Бу исә Мәдинәнең туганнарының ачуын чыгара. Мәдинә Марсельнең ачкычларын ала һәм иргә, ишеккә таба бармагы белән төртеп, чыгу юлын күрсәтә. Ир-ат, бер кечкенә сумка тотып, чыгып китәргә мәҗбүр була. Баштарак ул коттеджны төзү белән шөгыльләнүче таныш бригадирында яшәп тора. Бу хәлләр турында ишеткәч, танышы шок хәлендә кала: «Ничек инде алай? Сез бит кулга-кул тотышып кына йөри, бик тату яши идегез...»

Хәзерге вакытта бергәләп тапкан мөлкәтне бүлешү процессының иң кызган чагы. Ирнең үз юристы, хатынның – үзенеке. Документлар өелеп тора. Марсель үзенә клиниканы калдыруларын һәм өйдә калган 6 миллион сум акчаны кире кайтаруларын таләп итә. Мәдинә клиника бинасын иренә тапшырырга ризалаша, әмма ир-ат, кулына алган документны укып чыккач, «обременение» турында язу күреп шакката. Хатын-кыз сүздә бер нәрсә вәгъдә итә, ә факт буенча ир-ат аңа хәзер өстәвенә 5 миллион сум акча да тиеш булып чыга.

Хәзерге вакытта Марсель Низамов клиника бинасында яши. Аның ишегеннән Марсельның исемен алып ташлаганнар инде. Биредә ир-ат үзенә бүлмә корып куйган: анда микродулкынлы мич, кер юу машинасы бар. Төнлә исә кушеткага ятып йоклый.

Бу хәлләрнең чишелеше нинди булыр? Марсель клиниканың бердәнбер хуҗасы булып кала алырмы? Юрист Людмила Головина билгеләп үткәнчә, ул «обременение»ны гамәлдән чыгаруның вакытын ачыклау өчен рәсми запрослар язачак.

Р. S. «Челнинские известия» журналисты Марсель Низамовның элеккеге тормыш иптәше Мәдинәнең юристына да шалтыраткан, күчемсез милекне бүлешү мәсьәләсе буенча үз версиясен сөйләргә тәкъдим иткән. Әмма ул комментарий бирүдән баш тарткан.

Читайте на 123ru.net