«Кычкырмасын өчен телен, бугазын кискән»: Маврикиядә үтерелгән Зәлияне Учалыда җирлиләр

Узган атнада Маврикия утравында Башкортстанда туып-үскән 29 яшьлек Зәлия Шәмигулованы вәхшиләрчә үтерделәр. Чиләбе югары уку йортында эшләүче яшь укытучы анда июньнең беренче көннәрендә килгән һәм Россиягә уку елы башланыр алдыннан кайтырга тиеш була. 21 августта җиле матбугат чаралары кызның мәете табылу турында хәбәр итте. Зәлиянең туганнары исә, ахыргача, моны ялгышлыктыр дип өметләнде. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Маврикия полициясе мәгълүматлары буенча, компьютер инженеры булып эшләүче 29 яшьлек Пурявирсингх Сундур Зәлияне үтерүен таныган. Алар Зәлия белән июнь аенда танышкан. Сорау алган вакытта, егет Зәлиягә өйләнергә теләвен әйтә, тик кызның телефонында башка ир-ат белән язышкан хатларын тапкач, көнләшә башлый. Әмма полиция ачыклаганча, Пурявирсингх белән Зәлия арасында якынлык булмаган. «КП-Уфа» басмасына Зәлиянең бертуган абыйсы, отельдә бергә яшәгән дус кызы һәм туган апасы Гөлназ Туктамышова да шуны ук раслаган. Гади генә әйткәндә, Пурявирсингх Сундур үзе ике арада ниндидер романтик мөнәсәбәтләр бар дип уйлаган.

Үтерергә әзерләнгән

Башкортстан кызының Маврикия утравында кинәт һәм эзсез югалуы турында 18 августта билгеле булды. Зәлиянең хафага төшкән дус кызы Елена Гусева полициягә мөрәҗәгать итә, ул Зәлиянең өйгә кайтмавын, ә телефонының сүнгән булуын сөйли. Кызның туганнары бу хакта белүгә үк чаң суга башлый: аның бервакытта да юкка чыкканы булмаган, ә абыйсы Тимур мобиль телефондагы геолокация буенча аның кайда булуын күзәтеп торган.

19 августта югалган кызны эзли башлыйлар, бу эшкә Россиянең Маврикия Республикасындагы илчелеге дә кушыла. Башта туганнары, Зәлияне берәр җирдә мәҗбүри бикләп тоталардыр һәм, акча таләп итәр өчен, абыйсын утрауга китерергә телиләрдер, дип уйлый. Әмма барысы да башкача булып чыга: кызны танышы Пурявирсингх Сундур көнләшүдән үтергән булып чыга.

17 августта ир Зәлияне машинасына утыртып кунакханәдән алып китә һәм Кюрпип шәһәренә алып барырга тиеш була. Кызның индус янына машинага утырганын күзәтү камералары да теркәгән. Нәкъ шушы видео 29 яшьлек ирнең гаепле булуын раслый торган мөһим дәлилләрнең берсе була.

Соңрак билгеле булганча, алар Кюрпип шәһәренә барып җитми. Алай гына да түгел, Пурявирсингх башта ук Зәлиянең ул шәһәргә алып барырга җыенмаган була. Маврикий матбугат чаралары полициягә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул көнне Пурявирсингх үзе белән бау, көрәк һәм пычак алган. Ягъни, ул Зәлияне үтерергә алдан әзерләнгән булып чыга.

Индус үзенең автомобилендә Зәлияне аулак урынга алып килә һәм аны вәхшиләрчә үтерә. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу җинаятьнең тагын да куркынычрак нечкәлекләрен яза. Аларның мәгълүматлары буенча, Пурявирсингх Зәлия ярдәм сорап кычкыра алмасын өчен, аның телен һәм бугазын пычак белән кискән. Әмма вәхши моның белән генә чикләнеп калмый: судмедэкспертлар бичара кызның тәнендә 20ләп пычак эзе саный.

Шуннан соң, Пурявирсингх Сундур кызны тулысынча чишендерә һәм аны Форест-Сайд тирәсендә урманда күмә. Кулга алганнан соң гына ул нигә болай эшләвен аңлата: шәрә булгач, мәете тизрәк таркалачак, дип уйлаган.

Зәлияне туган шәһәрендә җирлиләр

21 августта көндез Пурявирсингх Сундурны үтерүдә шикләнеп кулга алалар. Аның машинасында кан таплары табыла, шушы һәм башка дәлилләр белән басым ясагач, ул барысын да сөйли. Аңа «Аңлы рәвештә үтерү» өчен гаепләү билгеләнгән, Маврикияда мондый җинаять өчен максималь җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү.

26 августта Зәлия Шәмигулованың мәетен утраудан алып китәләр. Аның туган апасы Гөлназ Туктамышова «КП-Уфа» басмасына сөйләгәнчә, берничә тапкыр күчеп утырып, самолетта аны туган ягы Башкортстанга алып кайталар.

«Без болай булыр дип башка да китереп карамадык. Без аны исән килеш эзләдек, әмма юлда маньяк очрады. Кызганыч, мондый хәлләр дә булырга мөмкин. Аның мәетен утраудан алып киттеләр инде, әмма туган илгә алып кайту җиңел генә түгел. Моның белән без үзебез дә шөгыльләндек, иминият компаниясе дә ярдәм итте. Аны туган шәһәре Учалыга алып кайтырга тиешләр. Без анда кызыбызны мөселман йолалары буенча җирләячәкбез», – дип сөйләгән Гөлназ ханым.

Зәлиянең туганнары һәм якыннары әле дә шок хәлендә, кызның үлеменә ышана алмыйлар. Зәлияне вәхшиләрчә үтерү турында хәбәр алар өчен аяз көнне яшен суккандай була. Бу хәлдән соң кызның әнисенең хәле начарлана.

«Хәзер әнисе нык булырга тырыша, ул көчле. Башта безнең өчен мөһиме Зәлияне табу иде, ә хәзер – тиешенчә җирләү», – дип сөйләгән Зәлиянең туган апасы.

Читайте на 123ru.net