Ике бала әнисе Айгөл коточкыч авариядә һәлак булган

Благовещенск – Павловка трассасында авариядә 2 балалы 27 яшьлек хатын һәлак булган. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

21 яшьлек йөртүче «ВАЗ-2114» машинасы белән идарәсен югалта. Машина юлдан чыгып китә һәм кырыйга төшеп әйләнеп каплана. 2 пассажир урында ук һәлак була.

Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 27 яшьлек хатын-кыз, 57 яшьлек ир-ат үлә, машина йөртүче һәм 26 яшьлек пассажир ир-ат имгәнә, аларны хастаханәгә салганнар.

Тикшерү эшләре бара.

«КП-Уфа» белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Айгөл исемле, аның ире Виктор да машинада була, ул исән кала. Өйдә аларны 2 нәни кызы көтә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net