Радий Хәбиров, 80 процент тавыш җыеп, кабат Башкортстан Башлыгы итеп сайланган

Башкортстанда кичә Башлык сайладылар. Радий Хәбиров 80,21 процент тавыш җыеп, беренче турда ук сайланган, дип хәбәр итә РБК Уфа. Аның көндәшләре җыйган тавышлар:

Артур Шәйнуров, КПРФ — 6,95%;

Иван Сухарев, ЛДПР — 4,98%;

Владимир Нагорный, «Гадел Россия» — 4,26%;

Илшат Тимерьянов, «Яңа кешеләр» — 2,6%.

Радий Хәбиров 2019 елгы сайлау нәтиҗәләрен кабатлады дияргәбула – анда ул 8 кандидат арасында 82,02% тавыш җыйган иде. Кичә экзитпол нәтиҗәләре Хәбировның 74,74% процент җыячагын күрсәткән булган.

Ел башында Радий Хәбировның позицияләре бик начар, шуңа да аны башка кешегә алыштырырлар дигән фаразлар чыккан иде. Баймак районында булган вакыйгалар, аннан соң милли хәрәкәт, экоактивистлар белән каршылыклар, коррупцион гаугалар, хакимияттә Хәбировка якын кешеләрне ришвәтчелектә гаепләп кулга алулар Башлык итеп башка кеше куелачагына китерәчәк дип фаразладылар.

  • Илнар Гарифуллин: «Башкортстанга исеме моңарчы ишетелмәгән кешене куярлар, мөгаен»

Әмма бу фаразларның берсе дә чынга ашмады. Башкортстанда Радий Хәбиров Башлык булып калды. Илнар Гарифуллин үзенең баштагы фаразлары ни өчен тормышка ашмаганын да аңлатты.

  • Илнар Гарифуллин: «Башкортстанда Радий Хәбиров сайланса да, аның позициясе бик көчсез»

Читайте на 123ru.net