6 яшьлек малай тырнак кисә торган кыстыргыч йоткан

Уфа табиблары 6 яшьлек малайның ашказаныннан тырнык кисә торган кыстыргыч алган. Бу турыда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

6 яшьлек малайны 17нче шәһәр балалар хастаханәсенә китерәләр. Ул тырнак кисә торган җайланма йоткан булып чыга.

Операция вакытында табиблар эндокорзина дип аталган җайланма куллана.

«Бу – ашказаны һәм үңәчнең лайла тышчасына зыян китермичә генә кыстыргычны чыгарырга ярдәм итте», – диелә хәбәрдә.

Операция уңышлы уза, баланың хәле яхшырган. Берничә көннән аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: © https://t.me/minzdravrb

Читайте на 123ru.net