«Суд клиент яклы». Маникюр ясамагач, Уфа егете салонны судка биргән

Башкортстанда яшәүче 25 яшьлек егеткә салонда маникюр ясаудан баш тартканнар. Ул Башкортстан Югары судына гариза язган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Уфада яшәүче егет Мәскәүдәге салонда маникюр ясатырга тели. Тик аны кире кагалар. Бәхәс республика Югары судына кадәр җитә. Суд исә клиентны яклый, дип яза Telegram-канал «Mash Batash».

25 яшьлек егет сүзләренчә, элек бу салонда аның абыйсы эшләгән һәм җитәкчелек белән талашкан. Хәзер салон шуңа күрә аңа маникюр ясамаган булуы ихтимал. Үпкәләгән клиент полициягә һәм Роспотребнадзорга гариза язган, судка мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан Югары суды бу егеткә әлеге салонда маникюр ясау һәм 1,5 мең сум компенсация түләттерү турында карар чыгарган. Салон исә клиент белән тагын судлашачагын белдергән, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net