«Соңгы Маһиҗан»: хатын малай тапмаса нишләргә? Равил Сабырдан лайфхак... булмады

Әлмәт театрында узган заманча драматургия семинар-лаборатория өченче этабына килеп җитте һәм Татарстан чикләрен узып, Башкортстанның Туймазы театрын да колачлап алды.

  • Театраль лаборатория Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Театраль лабораториянең беренче туры «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив (31 гыйнвар - 2 февраль) форматында үтте. Семинар-интенсивны Зиннур Сөләйманов үткәрде. Аның авторлык методикасы буенча семинарда катнашучылар 3 көн дәвамында булачак пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, геройлары, жанры һәм тулаем конструкциясен булдыру белән мәшгуль булдылар. Аннары аларга шул конструкция буенча диалоглар язып сәхнә әсәре тудырырга вакыт бирелде. Икенче этапта катнашучылар язган сәхнә әсәрләрен театр тәнкыйтьчесе, арт-менеджер Павел Руднев, язучы һәм сценарист Родион Белецкий, режиссер Искәндәр Сакаев анализлады.

Әлмәттә пьесалар «ярминкәсе»: әле «пешеп» кенә чыккан - алыгыз!

Әлмәттә уздырыла торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына сигез авторның татар һәм рус телләрендә язылган пьесалары чыккан.

Артур Ибраһимов. «Төнге кояш яктысында»

Юлия Исмәгыйлова. «Зелёная шапка»

Ризванов Айдар. «Подключение к жизни»

Равил Сабыр. «Соңгы Маһиҗан»

Резеда Хәертдинова. «Юшкын»

Лилия Гыйбадуллина. «Бәгырем»

Айдар Нуриев. «Балам»

Лилия Шакирова. «Драгоценная»

Пьесалар Татарстан һәм Башкортостан театрларына эскизлар әзерләү тәкъдиме белән таратылган. Театрлар әлегә аның бишесен сайлап алган. Бөгелмә театры Юлия Исмәгыйлеваның (Бөгелмә) «Яшел башлык» («Зелёная шапка») һәм Айдар Ризвановның (Әлмәт) «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни») әсәрләре буенча эскизлар ясаган. Болар рус телендә язылып, рус телендә уйналган спектакльләр.

Шунысы кызы – Юлия Исмәгыйлеваның бу әсәренә Түбән Кама ТЮЗы да күз аткан – алар да эскиз әзерли.

Актаныш районының Иске Кормаш халык театры Айдар Нуриевның «Балам» әсәренә алынган. Бу Айдарның беренче пьесасы. Спектакльнең эскизын Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры режиссёры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов куйган. «Театрның иҗат җимеше жюрига бик ошады, экспертлар артистларның ихлас уенын, режиссер табышларын, беренче сәхнә әсәре генә язуына карамастан авторның драматургик яктан шактый камил пьеса язуы турында басым ясап сөйләделәр», диде оештыручылар.

Әтнә театрында режиссер Дамир Сидеев Әлмәт театры артисты, яшь драматург Резеда Хәертдинованың «Юшкын» пьесасы буенча эскиз әзерли – анысын 24 февраль көнне Әтнә театрында күреп булачак.

«Яңа татар пьесасы» лауреаты буларак танылган, беренче пьесасы Минзәлә театрында куелган Артур Ибраһимовның «Төнге кояш яктысында» дип аталган кызыклы пьесасы үз режиссерын көтә әле. Лилия Гыйбадуллинаның «Бәгърем» пьесасына да әсәрне яраткан режиссер кирәк. Лилиянең ул пьесасы Туфан Миңнуллин исемендәге Драматургия семинарында да укылган иде – анда да белгечләрнең уңай бәясен һәм киңәшләрен алды.

Ә менә Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» пьесасы үз режиссерын һәм үз театрын Туймазыда тапкан. Театрның баш режиссеры Айдар Зарипов эскизлап кына тормыйча тиз арада спектакльне тулысы белән диярлек куеп чыккан.

Кышның буранлы бер көнендә (хәер, быел бурансыз көн күп тә түгел инде) Әлмәт театрыннан бер төркем (алар арасында мин дә) Туймазыга кузгалды. Юл буена Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев Туймазы татар дәүләт драма театры тарихын сөйләп барды. Әлеге татар театры турныда аннан да күп белүче юк һәм була да алмый – Ильяс Гәрәев бу театрга нигез салган шәхес.

Зиннур Сөләйманов белән Ильяс Гәрәев

Фото: © Туймазы театрының матбугат үзәге

  • Анонс итеп әйтеп куям – «Интертат» өчен Ильяс Гәрәев белән интервью әзерләнә: театр тарихы һәм аны булдыру алшартлары турында да сүз булачак, әлбәттә.

Туймазы театрында безне залны шыгрым тутырган тамашачы каршы алды. Театр администрациясе эскизны карап беренче бәясен бирергә үзенең тугрылыклы тамашачысын да җыйган икән. Әлбәттә, әлегә моның тулы канлы спектакль түгеллеген һәм шунлыктан синхрон тәрҗемә әзерләнмәвен дә искәртеп.

Равил Сабыр пьесасында кыз туа да, кыз туа...

«Соңгы Маһиҗан» дигәндә күпмедер дәрәҗәдә «Последний из могикан» әсәре һәм хәзер инде гыйбарәсе күздә тотыла, әлбәттә. «Последний из могикан» – Джеймс Фенимор Куперның шул исемдәге әсәре. Әсәрдә беренчеләрдән булып, Америка индеецларының рухи дөньясы һәм йолалары тасвирлана. Бу гыйбарә нинди дә булса бетеп баручы социаль күренешнең, төркемнең, берәр идея йөртүченең соңгы вәкилен аңлата.

Равил Сабыр әлеге җитди теманы Маһиҗанов фамилиясен йөрткән көрәшчеләр нәселенең бетеп баруына бәйләп күрсәтергә алынган.

Ни өчен бетәме? Язмышына шулай язылган, чөнки егет кызлар гына тудыра торган нәсел кызына гашыйк булган һәм хатыны «кыз таба да кыз таба»...

Гамил Афзал шигыре искә төшеп китте. Хәтерлисезме:

«Аптырадым бу хатынга:

Кыз таба да кыз таба...

Аптырагач роддомга

Үзең барасыңмыни?..

Хатын тапмаган малайны

Сатып аласыңмыни?!»

Кыскасы, спектакль кызлар атасы булган ир-атның газапланулары, хатыныннан ир-бала тудырту өчен халык ысулларын кулланырга тырышуы турында - гади генә итеп җыеп әйткәндә. Андый чакта котыртып торучысы да, үз ярдәмен тәкъдим итергә әзер торучысы да табыла бит әле аның, шайтан алгыры. Равил Сабыр «провокаторлар» буларак авыл аксакалы Галимәрдан картны һәм аның туганнан туганы Гөлшатны билгеләгән. Галимәрдан карт милли җанлы зирәк татар карты буларак, «малай кирәк» дип котыртып торса, Гөлшат исә егеткә гашыйк булып йөри, аңа малай табып бирергә вәгъдә итә.

Драматург Равил Сабыр шуларның барысын да тезеп язган, режиссер Айдар Зарипов Туймазы театрының талантлы артистлары белән куеп чыккан. Хәер, тезеп язганның барысын да куймаган, режиссер «кайчысы» әсәрне байтак тураган. Аның каравы, гротесклар белән күпертелгән бик җиңел, рәхәтләнеп көлдерә торган сәхнә әсәре килеп чыккан.

Шунысы кызык, лабораториянең икенче этабында әлеге әсәр экспертлар тарафыннан укылганда татар дөньясында мондый проблема булуына гаҗәпләнүләр дә белдерелгән иде. Әмма татар тамашачысы өчен бу проблема сәер түгел, аны тамашачы аңлый, төп герой белән бергә борчыла, бәлки әле аңа ярдәм итә ала торган им-томнарны да күңеленнән генә барлап куйгандыр.

Бетү куркынычы татар күңеленә тирән кереп утырган күрәсең һәм ул татар кешесе язган төрле әсәрдә төрлечә гәүдәләнеп дөньяга чыккалап тора. Мәсәлән, Мансур Гыйләҗевның спектакль һәм нәфис фильм буларак чыккан «Исәнмесез?!» әсәренең нигезендә дә, хәтта исемендә дә шул тема ята.

Равил шушы зур теманы бер нәселнең бер вәкиле (соңгы вәкиле) мисалында күрсәтергә алынган. Күпме еллар дәвамында нәсел бетә барып бер егеткә килеп терәлгән икән, аны шул егеттән туган малай гына коткара алмастыр, уйлап карасаң. Әмма без монда алай тирәнгә кермичә (режиссер Айдар Зарипов драматург Равил Сабырга хас булган фәлсәфи өлешне бөтенләй төшереп калдырган), егетнең бәргәләнүләрен генә күрәбез. Дөрес, Кәрим Маһиҗановның бәргәләнүе хатыны Иркәдән малай таләп итүгә кайтып кала. Кәримнең үз-үзен тотышына һәм фикер сөрешенә карап-карап торасың да, зурдан кубып уйлый белми торган егет икәнен күрәсең дә, бәлки моның нәселе бетсә дә трагедия түгел «бугай кебек шикелле» дип уйлап куясың. Хәер, драматург аны көрәшчеләр нәселеннән дип әйтә, гәрчә персонажның гамәлләреннән бу күренмәсә дә – карап торышка хатын йортына кереп яшәгән һәм хатыны белән аның әнисе кубызына биегән гап-гади бер «чүпрәк» кенә ир заты. Бу гаиләдә ирләрнең хатыннан узмавы гомумән табигый хәл – Нурибәк ага да күләгә булып йөрүдән, дөресрәге дәшми-тынмый гәҗит укып утырудан узмый, хатынына төнге аппетиты төшеп сикеренеп алуыннан тыш.

Равил Сабыр төп персонаж Кәрим Маһиҗановны кызык сайлау алдында калдырган – ир кеше өчен нәрсә беренчел: нәсел дәвамымы, әллә моральме? Ягъни, нәсел дәвамы булсын өчен ир-ат, хатынына хыянәт итеп, ир баланы башка хатын-кыз белән тудыра аламы? Теоретик яктан, әйе. Ләкин безнең героебыз андый адымга бармый – аның өчен хатынына булган мәхәббәт һәм хөрмәт өстен.

Әлбәттә, спектакльдән соң герой дөрес иттеме дип сорау куелып, монда ир хатыны булган хатын-кызлар бертавыштан бер төрле җавап бирсә дә, ир-атларның җавабы хәләле янәшәсендә булу-булмауга карап бүленер иде. Нәсел дәвамы әһәмиятлерәк дип санаган ир-ат үз җавабын ислам дине тәртипләре белән дә ныгытып куяр иде.

Бераз читкә китеп, Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повестен искә төшерсәк, Сәгыйдә остазбикә үзе үк иренә яшь хатын эзләп йөри – әмма хәзер «другие времена, другие нравы», диярсең.

Равил Сабыр бу темага тирән кермәгән, ул үзе өчен мораль беренчел дип куйган да, ир-атның хатыныннан малай тудыру алымнарын тезеп-җентекләп язарга алынган – басымны шуңа каты итеп ясаган. Драматургның биографиясенә күз салып, уйлап карасаң, аның үзенә бу тема якын түгел лә – хатыны малай табып биргән – дөньяда Разим Равилович исемле журналист егет бар. Сүз уңаеннан, әлеге семинар-лабораториянең нигезендә торучы кеше – Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге җитәкчесе, Гафури исемендәге Башкорт драма театры директоры Зиннур Сөләйманов 3 кыз һәм алардан соң туган бер малай әтисе. Ул бу теманы тирәннән белә.

Айдар Зарипов татар кешесе өчен кызык теманы күпертелгән комедия хәленә җиткереп куйган – артистлар шулкадәр яратып уйный. Әлегә эскиз статусында барган әсәрне алар спектакль итеп җитештереп бүген үк тамашачыга бүләк итә башларга әзер инде менә.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Данил Нурыйхановның Галимәрдан картын гына күрсәгез иде! Әле 50 яшьлеген соңгы берничә елда гына атлап узган актер «мәңгелек карт»ны гәҗәеп уйный инде менә. Бу персонажга авылның җанлы тарихын һәм көрәшче нәселен саклап калу өчен йола арты йола уйлап табучы вазифасыннан тыш вакыйгаларның алшартларын аңлату һәм ремарка булу вазифасы да йөкләнгән режиссер тарафыннан. Нәрсәдән башлануын да, кемнең нишләвен дә азан әйткән кебек көйләп бер тыннан сөйләп ташлады.

Кәрим ролендә – Илсур Миңнегалин. Театрның яшь чибәр артисты. Дөрес, гәүдәсе драматург язган «фил» кушаматыннан ерак – озын булса да, ябык егетебез, шуңа эскизда аның филдәй булуына басым ясалмый.

Иркә ролендә театрның яшь артисты Ләйлә Ишбулатова – менә дигән комедияләр актрисасы булып җитешү мөмкинлеге бар. Театрда әле икенче сезонын гына эшли икән.

Спектакль ничек тәмамланды дисәгез, юк инде, әлегә эскиз вариантында малай тумады, аның каравы оныклар туды. Шулай инде, татар ирен шулай юмалап тынычландырдылар... әмма онык ул «балдан татлы булса да», башка нәсел җимеше.

Ә бәлки көрәшчеләр хатын-кыз булып та туа ала дигән фикер белән йомгакларгадыр – ничек уйлыйсыз? Залда спектакль караган Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева кебек хатын-кызларыбыз көрәшчеләр түгелмени? Әлмәт театрын Россиядәге иң яхшы театрлар рәтенә чыгара алу көрәшче рухы инде. Аның кебекләр күп янәшәбездә. Бу финал өчен миннән бер идея генә булды.

Фәридә Исмәгыйлева тамашачылар арасында

Фото: © Туймазы театрының матбугат үзәге

ххх

Эскиз тәмамлангач, башта тамашачылар белән, аннары аларсыз гына спектакль буенча фикер алыштык. Тамашачының спектакль тәмамлангач залдан чыкмыйча, хәтта чыгарга теләмичә дия алабыз, озаклап сөйләшергә әзерлеге игътибарга лаек. Туймазы театрының аны яраткан үз тамашачысы бар һәм ул әле өлкән буын гына түгел – бу яхшы. Әмма бу инде аерым яктыртылырга лаеклы бөтенләй башка тема.

ххх

Эскиз һәм фикер алышулар тәмамлангач тамашачыга эскизның киләчәген хәл итү мөмкинлеге бирелде – алар «куеп бетерегез», «онытыйк» дигән вариантлар арасыннан берсен сайлап кәгазь кисәген тартмачыкка салырга тиеш иде. Арада «онытыйк» дигән бер язу да бар иде – бу да яхшы, бер тамашачы эскизны югары бәяләмәсә дә аның фикер үзгәлеге үзе үк югары бәягә лаек.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әлеге эскиз спектакль булып чыгып бетсә, аны Әлмәт театры сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим итәргә әзерлеген белдерде.

Шушы бер генә спектакль куелса да, Әлмәт театрында узган драматурглар лабораториясен үз максатына ирешкән дип санар идек. Процесс әле тизләнеш алып кына килә. Алдагы очрашулар – Әтнә театрында. Һәм бу соңгысы түгел...

Читайте на сайте