Азат Хөсәенов истәлегенә: «Соңгы күрешкәндә эчке бер боеклык сизелә иде»

Бүген иртә таңнан кайгылы хәбәр килеп иреште - 66 яшендә күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов вафат. Соңгы елда ул авырган.

Гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Биредәге истәлекләр дога булып барсын.

Иң элек социаль челтәрләрдәге статусларын ачып карадым: берсендә – «Ир, ике бала атасы, өч онык бабасы, композитор» дип язылган һәм «Для лучшего папы» диелгән мунча кирәк-яраклары җыелмасы тотып кара күзлектән төшкән шаян фото. Икенчесендә – өч оныгы һәм хатыны, балалары белән бәхетле төшкән фоторәсеме тора.

Азат Хөсәенов дигәч, иң элек Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова күз алдына килде – озак еллар бергә эшләделәр. Зәйнәп ханымны Улан-Удэ якларына җырларга очып баруышлый Мәскәүдә тукталган чагында «тоттым».

«Без аның белән бик күп эшләдек – 15 еллап»

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова:

Бүген хатыны Наилә шалтыратып әйтте, бик кыен әле. Азат бик профессионал композитор иде – гармониянең нәрсә икәнен белә, җырчы тавышын истә тотып эшли белә. Тотынган эшен җентекләп азагына кадәр алып барып җиткерә торган тырыш кеше иде. Сәхнәгә без «япон тактасы» дип атаган клавишлыларны бергә чыгардык бит инде – һәрвакыт тере музыка уйнады. Ул әйбәт инструментны сәхнәгә чыгарып, матур яңгырашын таба белде. Безнең белән дә күп эшләде, Камал театры өчен дә, башка театрларга да матур-матур җырлар язды. Җаваплылыкны тойган бик ышанычлы кеше иде. Аның белән сәхнәгә чыгып бассаң, куркыныч түгел иде – рәхәтләнеп уйный, кирәк икән, икенче тавыш белән үзе дә кушыла ала. Гаиләсе дә бик матур иде.

Без аның белән бик күп эшләдек – 15 еллап бардыр. Иң популяр җырыбыз «Бичура» булгандыр. «Айкала суларыгыз...» популяр иде. Аның җырларын хәзер дә кабат-кабат яңартып җырлыйм. Быел программам өчен (ул май аенда булачак) «Барам-барам чишмәләргә» җырына яңа аранжировка ясаттым. Концертның темасы булганда, туры килә торган җырларын гел кертәм. Соңгы елларда да җырлар тәкъдим иткәне булды. «Татар сүзе» бәйгесендә яңгырый торган җыр да аныкы – бәйгенең төп җырына әйләнеп китте.

2024 елның көзендә мин «Пирамида»да концерт куйганда килгән иде ул – шунда очраштык. Мин аның җырын җырладым да: «Залда Азат Хөсәенов», – дип әйтеп үттем. Кәефе бик юк иде, эчтән бер боеклыгы бар иде. Сөйләшеп тордык, иҗатчылар өчен әзерләгән чәй өстәленә кереп утырдык - көлешеп сөйләштек инде, бергә эшләгән чакларны искә төшердек. Азаккы очрашу шул булды. Былтыр яз көннәрендә бер музыкантыбыз аның авыруы турында әйткән иде, гаиләсенә шалтыратып хәлен белешеп тордым, хәле авырлыгын белә идем... Урыннары җәннәттә булсын. Дөньяда матур эшләре кала.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Артистларны яратканга шундый көйләр тудыра алды»

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов:

Бик шаян кеше иде. Кояш кебек яктырып килеп керә дә, чырык-чырык көлеп сөйләшә иде... Аның белән Камал театрында «Казан егетләре»н чыгарганда эшли башладык – спектакльнең музыкасын ул язды. Азат һәр артистка аның вокаль мөмкинлекләренә, темпераментына карап партияләр эшләде. Илдус Габдрахманов белән миңа Тукай партиясе өчен (персонажның исеме шулай, Габдулла Тукай турында сүз бармый) такмак кебегрәк, җиңелрәк җырлар язды – мин киң итеп җырлый алмыйм, урта диапазонда гына җырлыйм, Рамил Төхфәтуллин өчен вокаль мөмкинләрен күреп, киңрәк итеп бирә белде. Фердинанд Хафизов, Әнисә Сабировалар бар иде анда. Барлык көйләрне артистларның эчке халәте аша эшләде - музыка сәхнәдә туды. Өенә кайтты да шытырдатып язды да китереп бирде түгел – һәрвакыт режиссер Фәрит Бикчәнтәев янында, артистлар янында йөрде. Ул артистларны яратканга шундый көйләр тудыра алды.

Бер период булды – Кариев театры Гладилов урамында эшләгән чагында ул безнең театрда эшләде. Анда аны Әмир Камалиев (1960-2019) театрга музыкаль җитәкче итеп алган иде. Ул вакытта балалар өчен әкиятләр күп чыккан – шуларга көйләр язган. Мин театрга килгәч тә бергәләп күп спектакльләр эшләдек. Аннары ирекле иҗатка китте бугай.

Хәзер Тинчурин театрында «Казан егетләре»н Айдар Җаббаров куячак бит инде. Бу юкка гына түгел – цикл барлыкка килде. Фәрит белән Азат безнең белән – Мәскәүдән укып кайткан бер төркем кызлар һәм егетләр белән шул спектакльне чыгарган иде. Хәзер Айдар яшьләрне җыеп шуны куя. Яхшы мәгънәдә әйтәм – цикл кабатлана. Айдар Азат көйләрен калдырырмы икән – белмим. Калдырса әйбәт булыр иде, – дип сөйләде ул.

Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире, шагыйрә, драматург, Айдар Җаббаровның фикердәше Резеда Гобәевадан белештем: беренче читкада Айдар җырларны оригиналда (сүзләрен дә, музыкасын да) калдырабыз, дигән.

Фото: © «Татар-информ»

«Аңа тартылып театрга яшьләр килде»

Тукай премиясе лауреаты, драмаутрг Мансур Гыйләҗев:

Син миңа коточкыч хәбәр әйттең. Бу зур трагедия. Без танышлар һәм иҗатташ дуслар да идек. Без яшьтәшләр бит. Ул «Бичура» спектакленә җыр язды. Халык сүзләренә язылган җыр ул. Аны эстрадада күп җырчылар җырлады – атаклы җыр булып китте. Салават Фәтхетдинов та, Зәйнәп Фәрхетдинова да җырлады. Азат белән дуслык шул спектакльдән башланды. Ул чор ниндидер могҗиза булды – Фәрит Бикчәнтәев Мәскәүдән укып кайды, Мәскәүдән яңа буын щепкинчылар кайтты. Барыбызның да дәртләнгән чак иде – бергә җыелдык. Азат Хөсәенов бит ул хитлар язды - шул жанрны ачып җибәрде. Аңа тартылып театрга яшьләр килде. Киләчәктә бу күренешкә фәнни анализ ясалыр әле: шул вакытта спектакль карарга театрга килгән яшьләр театрдан китмәде – алар һаман да йөри.

Азат нык талантлы – ул халыкчан иде, тормышта да гади, ихлас иде. Шушы гадилеге аңа талантлы җырлар язарга ярдәм итте. Соңгы елларда без аның белән Керәшен үзәгендә күрешкәләгән булды – ул шунда эшләде.

Фото: © «Татар-информ»

«Үзең исән вакытты җырыңны халык җыры дип җырлыйлар икән...»

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова:

Безнең мәдәни үзәк ачылуга әле 6 гына ел. Ачылгач безгә тавыш операторы кирәк иде – киңәш сорап, кеше тәкъдим итүен сорап Азатка шалтыраттым. Без Азат белән күптән таныш: Питрау бәйрәмнәре уздырганда булыша иде, «Керәшен чибәре» бәйгесендә жюри әгъзасы булды. Ни өчен дигәндә, ул бит Мөслим районының Яңа Усы авылында үскән – ул керәшен авылы. Актаныш районында туса да, мәктәп директоры булган әтисен, укытучы булган әнисен Усыга эшкә җибәргәннәр. Азат керәшен мәдәниятен бик ярата, бик кызыксына иде. Кеше тәкъдим итүен сорап шалтыраткач: «А я тебя чем не устраиваю?» – диде. «Син бит инде өлкән кеше, атказанган сәнгать эшлеклесе, без бюджет учреждениесе, зур акчалар да юк», дим. «Мин синнән акча сорамыйм бит әле», - ди. «Күреп китим инде», – дип килде. Шулай итеп үзебезнең Җырчы Җәкәү йортының беренче көннәреннән аның белән эшләп киттек. Ул бездә 3-4 ел эшләде, сәламәтлеге начарлангач соңгы елында гына эшли алмады. Бездә бик яратып, үз итеп эшләде. Безнең мәдәни үзәк өчен аның китеп баруы зур югалту. Без аңа Җырчы Җәкәү йортын аякка бастыруы өчен бик рәхмәтле. Ул безгә бик кадерле кеше.

Ул керәшен җырларына аранжировкалар ясый иде. Аның «Әй без идек, без идек...» дигән җыры бар - бу Азат Хөсәеновның үзе үскән Усы авылына багышлап махсус язылган «Усы җыры». Аны керәшен халык җыры дип уйлыйлар, ә ул аның авторлык җыры. Сораганым да булды: «Җырыңны безнекеләр халык җыры дип җырлый – рәнҗемисеңме?». «Минем өчен бу зур горурлык, үзең исән вакытты җырыңны халык җыры дип җырлыйлар икән, композитор өчен моннан да зур шатлык, горурлык юк», – диде. Бездә эшләгәндә бөтен кичәләрдә бер зал халык белән шушы җырны җырлый иде. Без аны бик яраттык. Аны бөтен керәшеннәр яратты – үзебезнең Азат булды.

Фото: © «Татар-информ»

  • Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында укутчылар гаиләсендә туган. Гаилә Мөслим районы үзәгендә һәм районның Яңа Усы авылында яши. Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбендә укый. Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.
  • Студент вакытында уе Камал театрында музыкант булып эшли. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный.
  • Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989), «Казан егетләре» спектакленә (1990) җырлар яза. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Ун елдан артык Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәп-Зөфәр» төркеме белән гастрольләргә йөри.

Читайте на сайте