Татарстан тагын дроннар һөҗүменә дучар булды

Бүген Татарстан тагын дроннар һөҗүменә дучар булды. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, пилотсыз очу аппаратлары бүген Түбән Кама һәм Алабуга предприятиеләренә һөҗүм ясаган.

«Маш иптәш» телеграм-каналы язуынча, Түбән Кама күгендә, А-22 пилотсыз очкычы итеп ясалган «Летучая лисица» дигән җиңел моторлы самолетны бәреп төшергәннәр. Апрель башында Алабугадагы предприятие тулай торагына да шундый ук пилотсыз аппарат төшкән булган.

  • Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итте, Алабугада шартлау булган

Социаль челтәрләрдә Түбән Камадагы «Танеко» һәи «Таиф-НК» нефть эшкәртү предприятиеләрендә һава тревогасы яңгыравы, шулай ук ЭП-600 «Нижнекамскнефтехим» этилен комплексында хезмәткәрләрне эвакуацияләү баруы хакында да язалар.

Алабугада да пилотсыз оча торган аппарат бәреп төшерелгән. Шәһәр мэры хәбәр итүенчә, ул җиргә бернинди зыян китермичә төшкән.

Дроннар һөҗүме сәбәпле, «Казан» Халыкара аэропорты һава судноларын кабул итү һәм җибәрү өчен вакытлыча ябылып торды. Казан аэродромына очучы рейслар Самара, Внуково, Ульяновск һәм Чебоксардагы запас аэродромнарга юнәлтелде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га аэродромның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Әлеге минутларга аэропорт штатлы режимда эшли, барлык чикләүләр дә бетерелгән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте яза.

Читайте на 123ru.net