КФУның Филология институты журналист булырга теләүчеләрне чакыра: стипендия, мөмкинлекләр

КФУның Филология институты журналист булырга теләүчеләрне чакыра: стипендия, мөмкинлекләр

Казан федераль университетына кабул итү кампаниясе 20 июньнән башланды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге абитуриентларны үзләренә укырга чакырды һәм институттагы өстенлекләр – стипедияләр, яңа программалар һәм юнәлешләр белән таныштырды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булачак татар журналистларын әзерләү өчен иң зур мөмкинлекләр бар. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.

– Беренчедән, балалар әлеге институтка укырга кергәч, тел дөньясына чума. Икенчедән, монда татар мохите бар. Бүгенге көндә бу институтта татар телендә театр студиясе, татар телендә телевизион студия эшли. Татар теленең дөньядагы иң көчле белгечләре биредә тупланган. Шуңа күрә татар журналистларын барлыкка китерү буенча иң зур мөмкинлекләр – шушында. Аның нәтиҗәсе дә бар: бүгенге көндә «Татмедиа»да журналистиканы филология нигезендә өйрәнгән журналистлар эшли һәм уңышлы эшлиләр.

Үзләрен татар журналистикасы, татар әдәбияты өлкәсендә табасы килгән кешеләргә шушы юнәлешкә укырга керергә тәкъдим итәм. Иң мөһиме, монда 20 бюджет урыны бар. 4 ел элек Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән хезмәттәшлек итә башладык. Татар телендә сөйләшә, яза белгән татар балалары кирәк иде. Бу экспериментны 4 ел элек башлап җибәрдек, һәм ул бик уңышлы булып чыкты дип әйтә алам. Бүгенге көндә 4 группа студентлар бар, аларның күпчелеге безнең редакцияләрдә эшли. «Татмедиа»га килгән яңа кадрларның күбесе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан килә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мин журналистика юнәлешендә белем алдым, шушы юнәлешне тәмамладым. Бу студентларны күреп, аларга кызыгам. Элекке журналистика факультетыннан аермалы буларак, аларга татар журналисты булып үсеш кичерер өчен монда шартлар күбрәк. Әлеге уку юнәлеше бүгенге көндә студентлар өчен татар массакүләм матбугат чараларында карьера төзү мөмкинлеген ача.

Татар телен камил белгән, яхшы баллары булган балалар килә ала, конкурс нигезендә укырга керәләр. Группаларда бик көчле состав. 4-5 ел элек: «Татар телен камил белгән балалар килми», – дип борчылган идек. Эш башланып киткәч, шуны күрдек: елдан-ел төркемнәрдә телне белүче яшьләр арта бара, телне белүләрен камилләштерәләр. Табигый рәвештә татарча яхшы сөйләшкән балалар килә. Шул нигездә, профессиягә, милләтебезнең яшәешенә өметебез зур.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдиновка рәхмәт. Аның ярдәме, инициативасы булмаса, бу эш барлыкка килә алмас иде. Филологлар арасыннан журналистлар әзерләү – дөрес эш булып чыкты. Телләре камил булган балаларны журналистикага өйрәтү – дөрес юнәлеш. «Татмедиа»да татар журналистларына ихтыяҗ зур, балаларны редакцияләрдә көтәбез. Алар телне генә өйрәнми, «Татмедиа»да практика да үтә, профессионал булып тәҗрибә туплап чыгалар», – дип искәртте.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» профиленнән тыш, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән эшләү», «Нәшрият эше» белгечлекләрен дә «Татмедиа» белән гамәлгә ашыруларын әйтте.

– Бу проектны башлап җибәргәндә Шамил Мөхәммәтович һәм аның командасы, журналистлар, хезмәткәрләр белән бер өстәл артына утырып, уку планын эшләдек. Беренче чиратта, теоретик белем дә бирәбез, гамәли якка да игътибар бирәбез. Бүгенге көндә әлеге студентлар белән республикабызның иң алдынгы журналистлары эшли. Атнаның бер көнендә студентлар редакцияләргә килә, танышып чыга һәм үзләренә кызыклы булган юнәлешне сайлап, практика үтә, – диде институт директоры.

Рәдиф Җамалетдинов Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка да рәхмәт әйтте. «Әлеге комиссия ярдәме белән «Дулкын» дип исемләнгән махсус студия булдырдык, балалар студиядә кайный. Әгәр дә без медиа өлкәсенә, бигрәк тә аның милли юнәлешен ныгытуга өлешебезне кертә алабыз икән, бик шат булыр идек», – диде ул.

Рамил Мирзаһитов: «Безнең миссия – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү»

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ»да матбугат очрашуында югары уку йортындагы юнәлешләр һәм белгечлекләр белән таныштырды. Ул югары мәктәпнең төп миссиясе – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү дип саный.

– Безнең югары мәктәптә уку-укыту 3 юнәлештә алып барыла. Традицион рәвештә 2 юнәлешкә балалар кабул итәбез. Берсе – «Филология» (татар теле, әдәбияты һәм журналистика), икенчесе – «Педагогика» (татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары). Әлеге ике юнәлешкә 20шәр бюджет урыны каралган. Бу юнәлешләргә укырга керер өчен, рус теле, җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм татар теленнән имтихан тапшыру кирәк. Татар теленнән имтиханга әзерлек курслары 8-15 июльдә була.

Икенче зур юнәлеш – ике телле һәм күптелле укытучылар әзерләү. Бүгенге көндә шушы юнәлештә 700гә якын бала укый. Быел без 7 программага укучылар кабул итәчәкбез. 6 программа – көндезге уку бүлегендә, 1 программа – читтән торып уку бүлеге. Көндезге уку бүлегендә математика һәм физика, математика һәм информатика, тарих һәм инглиз теле, рус теле һәм инглиз теле, инглиз теле һәм чит тел укытучыларын әзерләячәкбез. Һәрберсенә 25әр максатчан, ягъни республика бүлеп биргән урын бар. Әлеге юнәлешләргә укырга керер өчен, абитуриентның теге яки бу уку йорты (мәктәп-гимназия) белән төзелгән килешү кәгазе булырга тиеш.

Әлеге юнәлешләрдә укучылар аена 15 мең сум стипендия ала. Стипендияне алыр өчен, имтиханнарны «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә тапшырырга тиешләр. Читтән торып уку бүлегенә исә башлангыч мәктәп укытучыларын әзерлибез. Барлыгы 25әр урын бар. Монда, нигездә, педагогика колледжын тәмамлаган балаларны кабул итәбез.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Өченче юнәлеш – «Сәнгать», «Реклама», «Нәшрият эше» буенча белгечләр әзерләү. Мәсәлән, ике төркемгә балаларны Россия бюджетыннан кабул итәбез. «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы» белгечлегенә 20 бюджет урыны бар. «Музыка һәм инглиз теле укытучысы» белгечлегенә 20 бюджет урыны бар.

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Нәшрият эше» кебек яңа юнәлешләр соңгы 2 елда барлыкка килде. Беренче юнәлешкә 4 төркем, икенче юнәлешкә 2 төркем җыячакбыз. Бу юнәлешләр яшьләрдә зур кызыксыну уята, реклама һәм нәшрият эше юнәлешләренә республикабыз 20шәр максатчан әзерләү урыннарын бирә. Бакалавриатны тәмамлаган балаларны исә 5 төркемгә магистратурага кабул итәбез, – диде Рамил Мирзаһитов.

Данис Шакиров: «КФУның Филология институтында конкуренциягә сәләте булган балалар әзерләнә»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конкуренциягә сәләтле булган, зур конкурслар аша үткән балалар әзерләнә.

– Мөмкинлекләр бик күп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укып чыкканнан соң, студентларның күбесе Казанда калырга тели. Безнең максат – аларны үзләренең туган якларында милли тормышны оештырыр өчен, Каюм Насыйри үзәкләренә кире кайтару. Һәм бу эш бүгенге көндә системалы рәвештә алып барыла.

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар телен уку-укыту, татар тарихын, мәдәниятен онлайн-лекция, вебинарлар, методик әсбаплар белән тәэмин итүче, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә аерым бер форсат тудырган Каюм Насыйри исемендәге фән һәм мәгариф институты эшли. Бүген үзәкнең 14 филиалы бар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, әлеге үзәкләр инде 14 ел дәвамында ачыла. Мәскәү, Астана, Санкт-Петербург, Бишкәк, Екатеринбург, Пенза, Уфа, Ульяновск, Тубыл, Самара, Барда, Ташкент, Баку шәһәрләрендә үзәк даими рәвештә эшли. Монда укыган, тәрбияләнгән татар балаларын Казанга тарту җиңелрәк, һәм ул билгеле бер системаны барлыкка китерә. Әлеге проект «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Финанслар җитеп бетми. Аннан тыш, мөмкинлекләр табарга тырышабыз.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, аның директоры Рәдиф Җамалетдиновка рәхмәт. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезне, сәләтле татар балаларын Татарстанга, Казанга тарту. Сәләтле балаларны Казанга тарту өчен, без аларга мавыктыргыч һәм конкуренциягә сәләтле шәхесне тәрбияли торган уку йорты белән беррәттән, программалар тәкъдим итәбез. Һәр татар оешмаларының делегацияләре Казанга килә икән, без аларны институтның эшчәнлеге белән таныштырабыз.

20 бюджет урынның 8ендә төбәкләрдән килгән балалар укый икән, димәк, алар сайланып алынган. Һәр теләгән бала укырга керә алмый – моны да аңларга тиешбез. Бу – отышлы проект. Хөкүмәтебез һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да хуплау бар, – диде ул.

Институт директоры әйтүенчә, бүгенге көндә «Филология», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Нәшрият эше», «Педагогик белем бирү» кебек юнәлешләрдә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек балалар килеп укый. «Шулкадәр кызыксыну булыр дип көтмәгән идек. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Өстенлекләр турында: Стипендия, яңа программалар, кытай теле укытучыларын әзерләү

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кытай теле укытучыларын әзерли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

– Без, ата-аналар һәм укучылар фикерен исәпкә алып, педагогик белем бирү өлкәсендә яңа программалар ачабыз. Быел, аерым алганда, рус теле программасы буенча рус теле һәм кытай теле, чит тел (инглиз теле) һәм кытай теле профильләрен өстәдек. Узган ел, мәсәлән, рус теле һәм инглиз теленә кабул иткән идек.

Ике телле белем бирү мохитендә педагог булырга карар кылган абитуриентлар өчен, республика бюджет урыннары белән тәэмин итә, әмма моның өчен максатчан килешү төзергә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» программасы кысаларында әзерлек юнәлешләре исемлеге киңәйтелде. Программага «Event-дизайн» һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге, «Саунд-дизайн һәм музыкаль продюсерлык», «Этнодизайн һәм мода өлкәсендә бренд-коммуникацияләр» өстәлә. Институт аерым рәвештә «Нәшрият эше» программасын «Мәгълүмати мохит», «Медиадизайн һәм анимация» кебек яңа юнәлешләр белән үстерүне дәвам итә. «Реклама» һәм «Нәшрият эше» программалары Татарстан Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла, бюджет урыннары да грантлар нигезендә бирелә. Узган ел грантлар ярдәмендә 20шәр бюджет урыны бирелгән иде.

Быел институт 48 укыту программасын ача: 30 бакалавриат программасы һәм 18 магистратура программасы. Узган елда 467 бюджет урыны бирелсә, быел бюджет урыннары саны бакалаврлар һәм магистрлар өчен артты – 498 урын булды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Безнең программаларга Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илдә дә сорау зур. Институтта 5 мең студент укый, чит илдән килгән студентлар, гадәттә, рус телен өйрәнә. Бүгенге көндә чит илләрдән балаларның документларын кабул итүне 2 ай элек башлап җибәрдек, инде 600-700ләп гариза килде.

КФУ ректоры программасы нигезендә, Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар укырга керсә, аларга бер тапкыр түләнә торган өстәмә стипендия каралган. Безгә ел саен югары балл җыйган абитуриентлар укырга килә. Узган ел 100 балл җыйган 48 студент укырга кергән иде. Укучы БДИда 100 балл җыйган икән, 100 мең сум түләнә. 200 балл, 300 балл җыйса – 200 һәм 300 мең сум стипендия түләнә, – диде ул.

  • КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган, ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кайбер юнәлешләргә институт кысаларында уздырылачак сынаулар каралган. Әлеге юнәлешләргә документларны 15 июльгә кадәр кабул итәләр. Институт эчендә сынаулар булмаган юнәлешләргә документлар 25 июльгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны институт сайтыннан белеп була.

Читайте на 123ru.net