Буа районында бәрәңге ала башлаганнар

Буа районында бәрәңге ала башлаганнар

Буа районының Аксу авылында бәрәңге ала башлаганнар.

Бу эшкә беренче булып Илсур Йосыпов хуҗалыгында керешкәннәр. 20 гектар мәйданда иртә һәм уртача срокта өлгерә торган бәрәңге сортлары булган. Бәрәңгене әлегә заказ буенча кирәк кадәр генә җыялар – бүлбеләрнең эре һәм уртача зурлыктагыларын чүплиләр.

«Икенче икмәк»нең уңышы әйбәт. Бу көннәрдә аны Ульяновск өлкәсенә озатачаклар. Йосыповларга ярдәмгә туганнары, дуслары килгән. Укучылар, студентлар, пенсионерлар да булыша. Аларга хезмәтләре өчен түләү белән бергә бер тапкыр тукландыру да оештырылган, дип яза «Байрак».

Читайте на 123ru.net