Мөхәммәтнур Әшрәпов: «Балалар күбрәк булган саен гаилә көчлерәк»
Мөхәммәтнур Галимҗан улы Әшрәпов турында кыскача белешмә:
1973 елда Ижау шәһәрендә туган. Балачактан ук әти-әнисеннән ислам нигезләренә өйрәнә. 1991 елда Яр Чаллы шәһәренең «Йолдыз» мәдрәсәсендә, 1992-1994 елларда Истанбул (Төркия) мәдрәсәләренең берсендә укый. 1996 елда икътисадчы-юрист белгечлеге буенча Сарапул урман техникумын тәмамлый. 1997-2001 елларда Мәскәү югары ислам көллиятендә укый, бер үк вакытта Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет каршындагы мәдрәсәдә укытучы булып эшли. 2002 елда читтән торып Удмурт дәүләт университетын җәмәгатьчелек һәм элемтә белгечлеге буенча укуын тәмамлый. 1994-1997 елларда һәм 2001 елдан бүгенге көнгә кадәр Воткинск шәһәре мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. 2000 елда – Гомрә, 2001 елда Хаҗ сәфәре кылган. Гарәп һәм төрек телләрен белә. Өйләнгән, 5 бала атасы.
«Көз җитеп, төрле белем бирү йортларында укулар башланып китүгә, Воткинск мәчетенә дә күңелле җанлылык иңә. Октябрьдән алып май аена кадәр дини дәресләр дәвам итә. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән берничә төркем җыела: балалар (кызлар, малайлар аерым), 2-3 әби-апалар төркеме, ир-атлар (өлкәннәр азрак) төркеме. Ир-атлар, малайлар төркемнәрендә дин дәресләрен үзем алып барсам, хатын-кызларны хәләл җефетем Венера укыта. 2 олы кызым да укыттылар. Алар, кияүгә чыгып, башка шәһәргә күчеп киттеләр», – ди Мөхәммәтнур хәзрәт.
Мәчеттә җомга намзлары, дини укулар үтә, ә татар теле укытылмый икән. Аның сәбәбен имам татар теле дәресен өйрәнергә теләүчеләр булмавы белән аңлатты. Мәчет янында бик җанлы төзелеш бара. Аның турында Мөхәммәтнур хәзрәт: «3-4 ел, хәләл кибет төзибез, дип сөйләнеп йөргән идек инде. Аллаһка шөкер, теләгебез тормышка ашу алдында торабыз. Төрле фикерләр ишетергә туры килә. Хәләл азык-төлек кибете төзелеп беткәнне түземсезлек белән көтүчеләр дә, «Нигә кирәк ул? Хәзер «Магнит», «Пятерочка» кибетләрендә дә хәләл продукция бар», – диючеләр дә бар.
Үзем хәләл кибетнең булуы бик әһәмиятле дип саныйм. Күп кенә сату нокталарында хәрәм булган ризыкларны да хәләл дип сатып ятучылар бар бит. Бу урында бер танышымның: «Менә кибеткә кергән идем. Маринадланган шашлык саталар. Пакетына «дуңгыз ите» дип тә, «хәләл» дип тә язганнар. Дуңгыз ите ничек хәләл була ала? Аңлат әле син миңа!» – дип көлеп сөйләгәне исемә төшә. Хәләл ризыкларның хәләл булмаган ризык белән бер киштәдә ятуы да әби-бабайларны шикләндерә. Әле күзләре начаррак күргәннәр ялгыш сатып алырга да мөмкин бит. Шуңа күрә без, уйладык-уйладык та, хәләл кибет төзергә булдык. Кешеләр шикләнмичә, бернәрсәдән курыкмыйча, хәләл ризык сатып алырлык булсын. Кибет мәчет карамагында булачак».
Өченче ел инде мәчет белән рәттән мәетханә эшли икән. Биредә мәетне башыннан азагына кадәр соңгы юлга озату өчен бар мөмкинлекләр тудырылган.
«20 еллап инде зиратта, даими өмәләр ясап, карап торабыз. Андый өмәләр елына 2 тапкыр уза. Кешеләр көтеп торалар. Җыештырабыз, чүпләрне түгәбез. Кышка җирне әзерләп, ныклап туңмасын өчен, өстен печән, коелган яфраклар белән каплап куябыз. Кабер казучылар рәхмәт әйтәләр. Зиратка яңа коймалар тоттык, бераз зурайттык. Зиратыбыз тулып бара инде, бер 10 елга җитсә... Әле яңа зират кая булыр, белмибез, җир эзлибез. Шәһәр зираты шулай ук тулып бара. Алар да, без дә бу мәсьәләнең чишү юлларын эзлибез.
Ел саен балаларга җәйге ял лагере оештырабыз. Быел беренче тапкыр 3 төркем җыйдык. Лагеребыз «Камские дали» ял базасында үтә. Эшләр яхшы гына барса, Аллаһ боерса, кышкы каникулда да лагерь оештырырга ниятлибез», – ди хәзрәт.
– Лагерьга Воткинск шәһәреннән генә балалар җыеламы, әллә республикаданмы?
– Рәсәйнең төрле почмакларыннан, дисәк тә була. Хәтта соңгы 2 елда Белоруссиядән дә балалар килеп ял итте. Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Чиләбедән даими киләләр.
Сезнең лагерь турында алар кайдан ишетәләр соң?
«Сарафан радиосы» аша инде. Без бит 10 ел элек бу лагерьны шушы мәчеткә йөрүче үзебезнең балалар өчен генә уздыра башлаган идек. Безнең балалар кечкенә иде әле. Алар үсте. Хәзер үзләре лагерь сменасын оештыруда актив катнашалар. Лагерь ошый кешеләргә. Без мөселман булган балаларны гына кабул итәбез. Биш вакыт намаз укытабыз, укымый икән, гафу итегез – «депортация», – ди хәзрәт, елмаеп. – Яулык ябу – мәҗбүри, ислам дине кануны буенча яшәү – мәҗбүри. Теләми икән, өйләренә кайтып, үзләре теләгәнчә яши ала. «Кеше килмәс, әз булыр», – дип курыкмыйбыз. Күпме булса да, иң беренче чиратта мөселман булсыннар, мөселманча матур итеп ял итсеннәр, аралашсыннар, дип тырышабыз. Ял сменасы бер төрле генә узмасын, шөгыльләр алышынып торсын, дип тырышабыз. Балалар көймә, катамараннарда, велосипедта йөриләр, бассейнда йөзәләр, аларны урманнарга алып чыгабыз. Шуңа күрә аларга бик ошый.
Узган җәйдә күпме бала ял итте?
Быел 500ләп бала булды. Бер сменага 100әр бала җыела. Бер смена 10 көн дәвам итә.
Мәчеткә йөрүче яшьләрнең дә саны күп икән.
Яшьләр күп йөри, Аллаһка шөкер, ә менә өлкәннәр аз, көннән-көн кимиләр. Җомга көнне эскәмиядә нибары 5 бабай утыра. Мәчеткә йөрүчеләрнең милләтләре төрле: чеченнар, үзбәкләр, руслар да бар. Яшьләр татар телен бик белмиләр, өлкәннәр генә татарча сөйләшә, аңлый. Бу безне бик борчый. Вәгазьләрне дә рус телендә укырга туры килә. Ә менә соңгы елларда яшьләрнең, балаларның дингә тартылуы, халкыбызның гаиләләре белән мәчеткә дин дәресләренә йөрүләре – сөенечле күренеш.
Гаилә турында сүз кузгалткач, Мөхәммәтнур хәзрәтнең үзе һәм гаиләсе турында да кызыксындым.
– Мин – тумышым белән Ижаудан. Тәүге дин сабакларын әниемнән алдым. Мәктәпкә укырга кергәнче гарәпчә укый-яза белә идем инде. Дини гыйлем алып, Ижауга кайткач, 1994 елны Габдулла хәзрәт мине Воткинск шәһәренә практика узарга җибәргән иде. Шул вакыттан бирле менә практика узуымны дәвам итәм. Бирегә килүемә быел май аенда 30 ел булды. Воткинск кешесе булып беттем инде – ди ул елмаеп. – Өч ай эшләгәннән соң, җыелыш уздырып, хәзрәт итеп сайлап куйганнар иде. Воткинск халкы өчен дини дәресләр уздыра башладым. Булачак тормыш иптәшем Венера белән мәчеттә таныштык. Ул дини дәресләргә йөри иде. 2000 елда никахлашып гаилә кордык. Воткинск татарлары: «Инде безнең шәһәр кызына өйләнгәч, хәзрәт монда калачак», – дип, бик тә сөенделәр. Бер-бер артлы 5 балабыз туды. 2 кызыбыз кияүдә инде. Берсе – Яр Чаллыда, берсе Кукмарада яшиләр.
Балаларыгыз дин юлына ничек бастылар?
Үз мисалыбыз аша инде. Алар безнең эш-гамәлләребезне күрәләр, күңелләренә сеңдерәләр бит. Башта уйнап кына безне кабатлый башлаганнар иде. Әкренләп догалар өйрәттек. Бераз үсеп, аңлый башлагач, намазга бастылар. Беренче балаларны өйрәтү бераз кыенрак булды. Ә бәләкәйрәкләре, апаларына ияреп, бик җиңел өйрәнделәр, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Балаларны Воткинск шәһәренең 12нче мәктәбендә ачылган татар сыйныфына йөрттек. 1 ел Ижаудагы мөселман мәктәбендә укыдылар. Шуннан соң өйдә укыта башладык.
Баштарак алар: «Дусларыбыздан аердыгыз», – дип, безгә үпкә дә белдерделәр. Пандемия башлангач, бөтен балалар да алар кебек дистанцион укуга күчте. «Әти, ничек укырбыз микән, дип, дусларым шундый кайгыралар, ә без ничек укыганбыз, шулай дәвам итәбез, әйеме», – диде миңа бер кызым. Мәктәпне шул рәвешле тәмамлап, олы кызларым бердәм дәүләт имтиханнарын бирделәр. Аларны уңышлы тапшырып, Аллаһка шөкер, университетларга керделәр. Без авылда йорт төзедек. Соңгы 7 елда шунда яшибез.
Күп балалы гаиләләргә авырмы?
Гаиләдә балалар күп булырга тиеш. Чөнки бу – әти-әнигә ярдәм. Балалар күп булса, гаилә көчле була. Без кем белән уйнарбыз микән, дип һич борчылмый алар. Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Лагерь уздырабыз икән, шулай ук бергә. Аның күбесен балалар оештыра. Үзләренең дусларын, танышларын чакыралар. Дуслары үз чиратында үз дусларын чакыра.
Кызларым Алсу, Алия, укуларын тәмамлагач, 2 ел Воткинск мәчетендә дәресләр бирделәр. Алар кияүгә чыгып, Татарстанга күчеп киткәч, шәкертләре бик юксындылар. «Кияүләре белән кире кайтсыннар иде монда яшәргә», – дип сорый башладылар. Алия Кукмарада да дин дәресләре алып бара. Быел җәен шул мәчеттән лагеребызны карарга, тәҗрибә алырга килгәннәр иде. Кызымның менә шундый лагерьны Кукмара мәчетендә дә оештыруын телиләр. Ничек оештырырга икәнлеген сораштылар, киңәштеләр. Кукмарадан лагерьга балалар бик күп килә. Безнең дә аларга кунакка барган булды. Балалар онлайн укыганда, укытучыларыбыз Кукмарадан иде, кукмаралылар белән бәйләнеш, аралашуыбыз шуннан башланды. Булачак киявебез белән кызым шулай таныштылар.
Сез гаиләдә балаларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез?
Татарча. Олы кызлар белән бары тик саф татар телендә генә аралашабыз. Ә менә кечкенәләре белән русча сөйләшкән чаклар да булды. Ни өчен? Чөнки балалар йортыннан тәрбиягә балалар алган идек. Алар татар телен белмәгәч, русча сөйләшергә туры килде. Ул балалар белән безнең балалар да русча сөйләштеләр. Шуңа күрә бәләкәйләргә татарча сөйләшү бик тәтемәде. Бу – безнең бераз ялгышлык. Алай итмичә дә булмый иде. Чөнки тәрбиягә алган балаларга яңа гаиләгә килеп, җитмәсә, алар белмәгән телдә дә сөйләшсәк, аларга бик авыр буласы иде. Шуңа күрә кечерәк балаларым, татарча аңласа да, авырданрак сөйләшәләр. Иншаллаһ, аларны да өйрәтергә тырышырбыз.
Тәрбиягә алган балалар зурмы инде? Аларны тәрбиягә балалар алырга нәрсә этәрде?
Алар үстеләр инде, кияүгә чыктылар. 2013 елда балалар йортлары белән бик тыгыз эшли башладык. Аларны мәчеткә экскурсияләргә чакырдык, төрле чаралар оештырдык. Балалар йортларына булыштык. Андагы балалар белән танышып беттек. Шул вакытларда җәмәгатем: «Әйдә, 1 генә баланы булса да бәхетле итик», – диде. Башта – бер, аннары икенче баланы алдык. Аллаһка шөкер, үстереп, кеше итеп, олы тормыш юлына бастырдык.
Аларны үзегезнең гаиләгезгә кертеп җибәрү кыен булмадымы?
Кыенлыкларсыз да булмады. Аларның кичен дискотекаларга йөриселәре, урам тәрбиясенә китәселәре килә иде. Аларга каты сүз дә әйтеп булмый, тәрбия, әхлакка да өйрәтергә, ялгышлыклардан саклап калырга да кирәк. Аллаһ ярдәменнән ташламады, өйрәнделәр. Хәзер безгә рәхмәт әйтәләр. «Сез безне каты тоттыгыз. Иркенләп йөргән дус малайлар-кызлар начар юлга бастылар. Ә без укыдык, һөнәрле булдык», – диләр.
Балаларга тәрбия биргәндә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Иң беренче чиратта, бала кул арасына керә башладымы, эшкә өйрәтергә кирәк. Гаиләбез белән авылга күчкәндә, әле яңа төзелгән йортыбызда тулысынча уңайлыклар тудырылып бетмәгән иде. Җитмәсә, кышын күчендек. Скважина бар, әмма өйгә су кертелеп бетмәгән иде. Гаилә зур, көн саен урамнан су ташыйсы. Бәләкәй бала булгач, көненә 2-3 тапкыр кер юарга кирәк. Кызлар, су ташып, беренчедән, эшкә өйрәнделәр, икенчедән, суның кадерен белергә. Бер тапкыр, кызганып: «Кызлар, машинабыз бар бит, әйдәгез, машина белән кер юабыз», – дидем. Машина керне юа башлады. Башта 5 литр, аннан тагын 5 литр су алды. Ала торгач, 20 литрга, 40 литрга да тулды. Кызлар: «Әти, юк, кул белән юуың хәерле, бигрәк күп су сорый икән бу, ташып кына җиткер», – диделәр. Җәй җиткәч, сважинаны кушып җибәргәч, краннан салкын, җылы су агып торуына шундый сөенделәр алар. Әмма кыш буена су ташып, хезмәткә дә, суның кадерен белергә дә өйрәнделәр. Шунысын да әйтәсе килә, фатирда да, үз йортымда да яшәп караганнан соң, үз йортыңда яшәгәндә балаларны эшкә өйрәтергә, аларга дини тәрбия бирергә уңайлырак икән, дигән нәтиҗә ясадым мин. Үз йортыңда яшәү кешене табигатькә, җиргә якынрак итә, гомуми агымга кушылып, үзенең кем икәнен онытмый, гаиләсенә якынрак була.
Бүгенге көндә авылларның бетүе – татарларның күпләп милләт буларак бетүенә китерүе турында ассызыклавыгызмы?
Әйе, ни кызганыч, әмма бу – шулай. Кайда гына булсак та, кайсы халыклар белән янәшә яшәсәк тә, нинди диннән, кайсы милләттән икәнебезне онытмыйк, үз йөзебезне югалтмыйк, көчле һәм бердәм булсак иде, – ди Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов.