Ришат Фазлыйәхмәтов махсус операциядәге егетләргә ярдәм итмәкче

Ришат Фазлыйәхмәтов махсус операциядәге егетләргә ярдәм итмәкче

Ришат Фазлиәхмәтов үзенең туган ягында зур җәйге концерт оештырырга булган. Бу хакта җырчы «Интертат»ка үзе хәбәр итте. Марий Эл республикасы, Бәрәңге районы, Алашайка авылында булачак концертның төп максаты – хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итү. Ришат Фазлыйәхмәтов белдерүенчә, чарадан җыелган барлык сумма гуманитар ярдәмгә китәчәк.

Бәйрәмдә, Ришатның үзе белән белән беррәттән, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Резидә Шәрәфиева, ИлСаф, Алинә Даутова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

Җанлы аралашулар, популяр җырлар белән үрелеп барган концерттан соң дискотека да көтелә. «Очрашканга кадәр! Күңелен дә бергә ачыйк, ярдәмен дә бергә кылыйк! Бергә булганда барысын да җиңәрбез!» – дип яза Ришат.

Читайте на 123ru.net