Нәдердә яшәүче Икълимә апа тайны буйсындырган
Сугыш елларының авырлыгын Кама-Исмәгыйльдән күченеп, Гөлбакча авылында үсмер елларын үткәргән, тормышка чыккач Нәдердә гомер итүче Икълимә Хаҗиева да үз җилкәсендә татыган. Сугыш башланган елны аңа 15 яшь була. Ул вакыттан соң күпме сулар акты, күпме җәйләр килде. Икълимә апага да шушы көннәрдә 89 яшь тулды. Әмма сугыш михнәте тыл каһарманының хәтереннән бүген дә җуелмый. Түбән Мактамада яшәүче энесе Флот Шагалиев апасының хатирәләре белән безне дә таныштырды.
Читать дальше...